Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ТЫНЫЧЛАНДЫРА ТОРГАН 3 ЧӘЙ РЕЦЕПТЫ

Кешеләрнең үлә-бетә карабодай белән токмач җыюларын карап торудан гына да йөрәкләр кысып куя. Паникага бирелмәс өчен үзеңне тыныч тотарга кирәк. Ә ул тынычлыкны каян алырга соң? Без сезгә бүген тынычландыра торган бик файдалы чәй рецептлары тәкъдим итәбез.

Ромашкалы чәй

Кирәк була: 

кайнар су – 2 стакан 

кипкән ромашка – 3 чәй кашыгы 

пакетлы кара чәй – 1 шт 

бал – 1 чәй кашыгы 

Ромашканы аерым, пакетлы кара чәйне аерым өстенә 1 стакан кайнар су салып төнәтәбез. Икесен дә капкач белән каплап тотабыз. 25 минуттан икесен бергә кушабыз. Бер чәй кашыгы бал салып болгатабыз. Йоклар алдыннан эчәргә менә дигән чәй әзер!

Чамбырлы (чабрец) чәй

Кирәк була:

кайнар су – 0,5 литр

кипкән чамбыр – 7 г

пакетлы кара чәй – 1 шт

гөлҗимеш – 2 шт

бал – 1 чәй кашыгы 

Чамбырны термоска салабыз,  өстенә кайнар су коябыз. 1 пакетлы кара чәй, гөлҗимеш салабыз. Ярты сәгать төнәтәбез. Аннан бал өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Йокы тыныч һәм тәмле булсын дисәгез, әлеге чәйне эчегез.

Мелиссалы чәй

Кирәк була:

кайнар су – 2 стакан 

кипкән мелисса – 2 чәй кашыгы

пакетлы кара чәй – 1 шт

шикәр комы – 3 чәй кашыгы

Мелиссаны аерым, кара чәйне аерым төнәтәбез. 25 минуттан икесен бергә кушып яхшылап болгатабыз. Шикәр комы салабыз. Тагын болгатабыз. Мелиссалы тәмле чәй әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев