Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ТИЗ ӘЗЕРЛӘНӘ ТОРГАН ТӘМЛЕ ПИРОГ: РЕЦЕПТ

Кичке ашка, йә булмаса көндезге чәйгә нәрсә әзерләргә белмәсәгез, тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез. Бик туклыклы һәм җиңел килеп чыга ул.

Нәрсәләр кирәк булачак?

-тавык йомыркасы - 2 шт;

-кефир— 1 стакан;

-содa — 0.5 бал кашы;

-он - 1 стакан;

-тоз - 0.5 бал кашыгы;

-каты сыр - 250 г;

-сосиска (ветчина, колбаса)

- 200 г; -яшеллек.

Ничек әзерләнә?

2 йомыркага тоз сибәбез һәм яхшылап болгатабыз, аннан кефирга сода салып, яхшылап болгатабыз. Берничә минуттан бу катнашманы йомырка өстенә агызабыз. Он өстибез, яхшылап болгатабыз. Камыр коймакныкы кебек булырга тиеш. Сырны эре угычтан уабыз, яшеллекне вак итеп турыйбыз. Сосиска яки колбасаны да кисәкләп турарга кирәк була. Барысын да камырга салабыз һәм болгатабыз. Табаны майлыйбыз, өстенә манный яки сохарый сибәбез. Хәзер килеп чыккан катнашманы табага салабыз. Кашык белән тигезләп чыгабыз. Аннан 200 градус кызулыктагы мичкә 25 минутка тыгарга кирәк булачак.

Әлеге пирог тәмле дә, йомшак та. Сыр, яшеллекләр аңа аерым бер тәм бирә. Ә исее-ее-еее! Аны салкын килеш тә, кайнар килеш тә ашарга мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев