Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ТИЗ ТОЗЛАНА ТОРГАН КЫЯР

Кыярны кая куярга белмисезме? Без урынын таптык! Тиз тозлана торган кыяр рецепты тәкъдим итәбез. 10 минут һәм әзер!

Нәрсәләр кирәк була?

– 1 кило кыяр;

– 2 аш кашыгы тоз;

– 1 аш кашыгы шикәр комы

– 3-4 теш сарымсак;

– 1 бәйләм укроп.

Ничек итеп тозлыйсы?

Кыярларны яхшылап юасы, корытасы. Аннан башларын кисеп аласы. Сарымсакны чистартып, вак итеп турыйбыз. Укропны яхшылап юабыз. Шулай ук вак итеп турап чыгабыз.

Ике полиэтилен пакет алабыз. Аларның берсен икенчесе эченә тыгарга кирәк. Алай ышанычлырак була.

Пакет эченә кыяр, сарымсак, укроп, тоз, шикәр салабыз. Үзегез теләгән башка тәмләткечләр, яфраклар да салырга була. Пакетның башың төйнисе һәм яхшылап селкетәсе генә кала.

Пакетны бүлмә температурасында 1 сәгатькә калдырабыз. Суыткычта саклыйсы. Калса, әлбәттә ;)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев