Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ТИЗ ҺӘМ ТӘМЛЕ «КЫРМЫСКА ТОРТЫ» РЕЦЕПТЫ

Бүген без сиңа ти-ииии-из генә әзерләнә торган «Кырмыска оясы» («Муравейник») рецепты тәкъдим итәргә булдык әле. Якыннарыңны сыйларга, дусларыңны чәйгә дәшәргә менә дигән сәбәп булыр!

Әлеге тәмле һәм тиз әзерләнә торган торт өчен әллә ни күп әйбер дә кирәкми. Аны 10 минут эчендә дә әзерләп атарга мөмкин. Киттек!

Нәрсәләр кирәк була?

Печенье (“Юбилейное” шәп була) – 500-600 г;

Куертылган сөт (сгущенка) – 1 банка;

Атланмай – 100 г;

Каймак (сметана) – 2 аш кашыгы;

Тагын тәменчә мәк, чикләвек, шоколад сибәргә мөмкин.

Ничек әзерләнә?

Печеньены тирән эчле савытка зур булмаган кисәкләргә сындырып салабыз. Куертылган сөт өстенә йомшаган атланмай, каймак салабыз һәм барысын бергә яхшылап миксер ярдәмендә болгатабыз. Шушы катнашманы печенье өстенә салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Вакланган чикләвекләр дә салырга була.

Аннан шушы массаны тау кебек итеп тәлинкәгә өябез. Ул кырмыска оясын хәтерләтергә тиеш. Өстенә мәк, уылган шоколад сибәбез. Әзер тортыбызны 30-40 имнутка суыткычка алып куябыз. Шушы вакыт узгач,  аны кисеп өстәлгә куярга да мөмкин.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев