ТЕЛНЕ ЙОТАРЛЫК КИШЕР ТОРТЫ РЕЦЕПТЫ
Алмадан, җиләктән пирогны кем дә пешерә, без сиңа бүген КИШЕРДӘН телне йотарлык торт рецепты тәкъдим итәбез! Искиткеч тәмле була! Үзебез тикшереп карадык!
Нәрсәләр кирәк булачак?
- 2 уртача зурлыктагы кишер;
- 1 йомырка;
- 1 кап ванильле шикәр комы;
- 1 кап көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
- ярты стакан шикәр комы;
- ¾ стакан он.
Крем:
1-2 стакан кибет каймагын шикәр комы һәм ванильле шикәр комы белән бергә кушып болгатабыз. Йомырканы шикәр комы белән бергә яхшылап болгатабыз. Кишерне вак угычтан уабыз. Шулай ук савытка салып болгатабыз. Онны илибез һәм көпшәкләндереч белән кушабыз. Аннан катнашмага өстибез. Форманы (табаны) атланмай белән майлыйбыз һәм килеп чыккан массаны 180-200 С кызулыктагы мичтә пешерәбез.
Пешеп чыккан коржны икегә бүләбез һәм беренчесе өстенә крем сылыйбыз. Өстенә банан тезәбез. Аннан өстенә икенче коржны урнаштырабыз һәм тагын бер кат крем сылыйбыз, банан тезәбез. Өстен әстерхан чикләвеге белән дә бизәргә мөмкин. Аннан суыткычка урнаштырабыз. 2-3 сәгатьтән соң торт белән чәй эчәргә дә мөмкин! Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев