Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ТЕЛНЕ ЙОТАРЛЫК ГӨМБӘ АШЫ РЕЦЕПТЫ

Әлеге аш балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш киләчәк! Хуш килмичә, гөмбәле аш бит ул! Аның исе генә дә башларны әйләндерә. Рецепты да бик гади! Әллә ни күп әйбер дә кирәкми. Әйдәгез, бүген үк пешереп моңа үзебез дә инаныйк. Моның өчен нәрсәләр кирәк булачак?

Бу аш өчен шампиньон да, ак гөмбә дә, майлы гөмбә  (маслята) дә кулланырга була. Гөмбәләр эре бумаса яхшы, шул очракта аш тагын да тәмлерәк килеп чыгачак.

Нәрсәләр кирәк була?

1. 300 г гөмбә.

2. 50 мл сөт өсте (сливки).

3. 50 г сыер мае.

4. 1 аш кашыгы он.

5. 1 тырнак (зубчик) сарымсак.

6. Тәменчә борыч.

7. Тәменчә яшеллек.

8. Киптерелгән ипи.

Ничек пешерергә?

Гөмбәне салкын суда яхшылап юабыз. Аннан чистартып уртача зурлыктагы кисәкләргә бүлгәләп чыгабыз. 40-45 минут дәвамында тоз салынган суда пешереп алабыз. Аннан тишекле чүмеч белән гөмбәне судан җыябыз һәм сыер мае салынган табада кыздырып алабыз. Он һәм вак итеп туралган яки төелгән сарымсак өстибез.

Гөмбә кызарып киткәч, табага якынча 2 стакан гөмбә пешкән шулпаны салабыз. Кайнап чыккач, тәменчә тоз, борыч сибәбез. Аш бераз суынып киткәч, аны блендер савытына агызабыз, аның ярдәмендә яхшылап туглыйбыз. Пюре кебек аш килеп чыгарга тиеш. Сөт өсте салабыз. Өстәлгә кипкән ипи кисәкләре, вак итеп туралган яшеллек белән чыгарабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев