Логотип Идель
Ашыйбызмы?

«ТАШБАКА»: БАЛЫК ПИРОГЫ РЕЦЕПТЫ

Бу пирог һәркемнең йөрәген яуларга сәләтле. Әллә ни күп әйбер дә кирәкми!

Нәрсәләр кирәк була?

- Бәрәңге – 4 данә;

- Содa – 1 бал кашыгы;

- Он – 7 аш кашыгы;

- Keфир – 1 cт.,

- Йомырка – 2 данә;

- Суган – 2 данә;

- Балык консервасы – 1 данә;

- Тоз – тәменчә.

Ничек итеп әзерлисе?

1. Табаны майлыйбыз. Төбенә юка итеп туралган бәрәге телемнәрен тезәбез. Аның өстенә боҗралап туралган суган, суган өстенә чәнечке белән изелгән балык салабыз.

2. Камыр әзерлибез: йомырка белән онны яшылап болгатабыз. Аннан кефир, тоз, сода салабыз. Пирог өстенә шушы камырны агызабыз.

3. 180 градус җылылыктагы мичтә 30 минут пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев