ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ
Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
Нәрсәләр кирәк була?
Карабодай ярмасы – 120 гр
Шампиньоннар – 150 гр
Яшел суган – 2-3 шт
Җылы су – 250 мл
Тоз – тәменчә
Ничек итеп пешерәсе?
Карабодайны аралыйбыз һәм тирән савытка салабыз. Берничә кат яхшылап юабыз. Хәзер аны казан яки кәчтрүлгә бушатабыз. Җылы су салабыз һәм тоз сибәбез. 12 минут дәвамында пешерергә кирәк була. Бу вакытта шампиньонны яхшылап суда юабыз һәм турыйбыз. Бу вакытта карабодай инде пешеп чыга яза.
Хәзер гөмбәне салып җибәрергә кирәк. Ярма гөмбә тәмен үзенә сеңдереп пешәчәк. Яшел суган турыйбыз, аны да кәчтрүлгә салабыз. Капкач каплап, тагын 5-7 минут дәвамында томалап пешерәбез.
Аннан сүндереп куясы һәм ризыкны яхшылап болгатасы гына кала. Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев