Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ПОКЕ: ӘЛЕГЕ ТӘМЛЕ ЯҢА РИЗЫКНЫ НИЧЕК ӘЗЕРЛӘРГӘ?

Модага поке атлы ризык килеп керде бит әле. Нәрсә соң ул поке? Аны ничек итеп әзерләргә? Бу турыда безнең язмада.

Поке (әле аны боул дип тә атап йөртәләр) моннан ике ел элек популярлашып китте. Әмма күп кешенең аны әле бүген дә ашап караганы юк.

Нәрсә ул поке?

Поке (басым беренче иҗеккә төшә) – тирән савытка салып бирелә торган җыелма ризык. Ничек инде җыелма? Җыелма, чөнки ул берничә продукт җыелмасы булып тора. Ул Гавайда барлыкка килгән.

Покеда булырга тиешле мәҗбүри ингредиентлар: берәр төрле ярма (еш кына дөге яки киноа), соус, балык яки башка диңгез продуктлары. Калган әйберләләрне һәр кеше үз зәвыгыннан чыгып өсти ала. Аңа теләсә нинди ризык (яшелчә, чикләвек, җиләк-җимеш) өстәргә мөмкин.

Йомырка һәм киноалы поке рецепты

Нәрсәләр кирәк булачак:

– 1 стакан киноа ярмасы;

– 1 борыч;

– 1 суган;

– шпинат;

– чили борычы;

– 2 йомырка.

Рецепт:

Киноаны суда пешереп алабыз, аннан тирән эчле тәлинкәгә салабыз. Суган белән шпинатны турап майда кыздырып алабыз. Киноа өстенә салабыз. Кыздырып алынган борычны салабыз. Йомыркаларны табада кыздырып алабыз, аннан борыч өстенә салабыз. Өстенә бераз борыч, тоз сибәбез. Әзер!

Карабодайлы боул

Нәрсәләр кирәк булачак:

– 0,5 стакан карабодай;

– 1 авокадо;

– 1 кишер;

– пекин кәбестәсе;

– 2 аш кашыгы соя соусы;

– 150 г фасоль;

– кунжут яки җитен орлыгы.

Рецепт:

Башта карабодайны суда пешереп алабыз. Аннан кәбестәне турап, өстенә соя соусы агызып болгатабыз. Фасольне пешереп алабыз. Кишерне озынча итеп,  авокадоны шакмаклап  турыйбыз. Ингредиентларны тирән тәлинкәгә салабыз. Өстенә соус агызабыз һәм кунжут яки җитен сибәбез. Булды!

Кызыл балык һәм авокадолы боул

Нәрсәләр кирәк булачак:

– 120 г нут;

– 1 грейпфрут;

– 2 авокадо;

– 100 г кызыл суган;

– руккола;

– зәйтүн мае (оливковое масло).

Рецепт:

Нут кичтән үк суга салып куябыз. Бүрткәннән соң тозлы суга салып пешерәбез. Аннан аны тирән тәлинкәгә салабыз. Балыкны суыткычтан алабыз һәм юка итеп кисәкләргә бүлгәлибез. Нут өстенә тезәбез. Авокадоны да турыйбыз һәм өстенә лимон согы сибәбез. Кызыл суганны түгәрәкләп турыйбыз. Грейпфрутның согын сыгабыз һәм аны зәйтүн мае белән бутыйбыз. Бу катнашманы ризыклар өстенә агызабыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев