ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ

Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
Нәрсәләр кирәк була?
– 140 г он;
– 200 мл сөт;
– 1 йомырка;
– 1 чәй кашыгы көпшәкләгеч (разрыхлитель);
– 1/6 чәй кашыгы сода (пычак очында);
– 40 г атланмай;
– 30 г шикәр (азрак яки күбрәк тә салырга була);
– тәменчә тоз.
Ничек итеп әзерләргә?
1. Башта он, шикәр, көпшәкләгеч, сода һәм тозны бергә бутыйбыз.
2. Аннан йомырканы аерым бер савытка ватып салабыз. Һәм 3 минут дәвамында көбек барлыкка килгәнче яхшылап болгатабыз.
3. Шуннан соң аны коры ингридиентлар янына кушабыз. Акрынлап болгатабыз.
4. Майны сүрән утта эретәбез һәм камырга агызабыз. Яхшылап болгатабыз.
5. Ябыштырмый торган табаны бераз кызыдырып алабыз һәм камырны берәр кашыклап агызып чыгабыз. Панкейкларның һәрберсен ике яктан да 2-3 минут дәвамында кыздырабыз.
6. Өстәлгә өстенә сироп, джем, кайнатма салып бирәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57