Логотип Идель
Ашыйбызмы?

КОРН ДОГ (КАМЫР ЭЧЕНДӘГЕ СОСИСКА) РЕЦЕПТЫ

Мондый җиңел рецептны әле күргәнегез юк! Үзе шундый тәмле килеп чыга!

Ингредиeнтлар:

Он – 100гр;

Кукуруз оны – 100 гр;

Шикәр – 3 аш кашыгы;

Паприка – 1аш кашыгы;

Сода – 1,5 чәй кашыгы;

Көпшәкләндергеч (разрыхлитель) – 1 чәй кашыгы;

Тоз – ярты чәй кашыгы;

Йомырка – 1 шт;

Сөт – 2 аш кашыгы;

Сосиска – 6 шт;

Кыздыру өчен май – 300 мл.

 

Ничек итеп әзерлибез:

1) Башта коры ингpедиентларны кушарга кирәк. Монда кукуруз оны бик мөһим, ул безгә кирәкле тәмне бирәчәк.

2) Аларны бутаганнан соң йомырка салабыз, сөт өстибез. Камыр бик куе булырга тиеш. Консистенцияне сөт яки он белән көйләргә кирәк.

3) Сосискаларны таякчыкларга (шпaжки) тыгабыз. Аннан бер кат онда әвәләп алабыз. Бу алар камырны яхшырак тотсын өчен кирәк.

4) Лайфхак: хәзер камырны биек, тар савытка бушатабыз. Коктейль стаканнары яки вазалар да кулланырга мөмкин. Бу шпашкага киертелгән сосисканы камырга әвәләү уңайлы булсын өчен кирәк. Хәзер табага 2 см тирәсе май салабыз һәм кызарга куябыз. Ул арада сосисканы камырга мана торабыз, чыгарганда таякчыкны әйләндерә-әйләндерә чыгарабыз.

5) Хәзер сосискаларны берәмләп майда кыздырабыз. Тагын бер сер: кляр тигез, шома килеп чыксын өчен сосисканы гел әйләндереп торырга кирәк. Аеруча беренче минутларда.

6) Кляр алтынсу төскә керергә тиеш. Артык озак тотмагыз, шул ук вакытта тиз дә алмагыз. Майда кыздыра торган ризыкларны кәгазьгә, салфеткага куеп киптереп алалар. Бу очракта да шулай итәргә кирәк.

7) Корн Догны өстәлгә кетчуп яки горчица белән чыгарырга була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев