Логотип Идель
Ашыйбызмы?

КАБАКТАН АШ-ПЮРЕ

Әйтмәсәң дә беләбез. Нәрсәнеме? Сездә кабак күплеген! Бер карашка гадәти булган кабактан шундый тәмле кабак ашы әзерләп булганын беләсеңме син? Хәтта кабакны яратмучылар да яратачак! Әйткән иде диярсең.

Нәрсәләр кирәк була?

– үсемлек мае;

– 1 зур суган;

– 1 зур кишер;

– уртача зурлыктагы кабакның яртысы яки бер кечкенә кабак;

– тоз;

– ипи;

– сөт өсте (сливки) яки сөт - бер стакан;

– яшеллекләр.

Ничек итеп әзерлибез?

Кәчтрүл төбенә май салып,  анда суган, кишерне кыздырып алабыз. Аннан чистартылган, шакмаклап туралган кабак салабыз. Өстенә шулпа (бульон), ул булмаса, су салабыз. Тәменчә тоз өстибез. Яхшылап кайнатабыз. Якынча 20 минуттан кабак пешеп чыга. Аннан аны блендер белән болгатабыз. Бераз сөт өсте яки сөт салабыз. Тагын бер кат кайнатып чыгарабыз да, сүндереп куябыз.

Ипине шакмаклап турап, майланган табага тезәбез. Өстенә бераз тоз сибәргә мөмкин. Һәм мичкә озатабыз. 10-15 минут шунда тотабыз, ул кибеп китәргә тиеш.

Өстәлгә чыгарганда ашның өстенә кипкән ипи салып, яшеллекләр сибеп чыгарабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев