Ашыйбызмы?
ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ
Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
Нәрсәләр кирәк булачак? (2 порция өчен)
Йомшак эремчек – 200г
Натураль йогурт – 100 г
Бал – 1 аш кашыгы
Банан – 2шт
Шоколад
Ничек итеп әзерлибез?
1) 1,5 бананны кисәкләргә бүлгәлибез һәм йогурт, эремчек белән бергә бер савытта болгатабыз.
2) Бөтенесен бергә блендер белән болгатабыз.
3) Хәзер, болгатуны дәвам итеп, бал салырга кирәк була. Нәтиҗәдә, куе крем барлыкка килергә тиеш.
4) Десертны стаканнарга салабыз. Ара-тирә түгәрәк итеп туралган бананнарны салып җибәрәбез.
5) Десерт өстенә угычтан уылган шоколад сибәбез, яки үзегез теләгән җиләк-җимеш белән бизибез дә бетте!
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
Нет комментариев