Логотип Идель
Ашыйбызмы?

БЛОГЕРДАН РЕЦЕПТ: КАТЛЫ ЦЕЗАРЬ САЛАТЫ (ФОТО)

Сәлам кызлар-егетләр! Бүген бергәләп салат ясыйк, бу салатны кызлар гына түгел, егетләр дә эшли алачак! Ә тәмлелеге!!! Якыннарыгыз да, үзегез дә  битараф калмаячаксыз! Бер кыенлыгы да юк. Эшләп карагыз әле.

Салатны ясар өчен безгә – ысланган тавык түшкәсе (яки тавык рулеты), пекин кәбестәсе, помидор, сыр, кипкән ипи һәм майонез кирәк булачак. Салат - катлам-катлам ясала. Продуктларны тәлинкәдә бер җәем булырдай итеп саласы. Тәлинкәнең зурлыгына карап күләме үзгәрә, шуңа да рецептны күләмсез язам.

1 катлам - тәлинкәнең иң астына шакмаклап турап, ысланган тавык (тавык рулеты) җәябез һәм майонез ягабыз.



2 катлам - пекин кәбестәсе (туралган), шулай ук майонез ягасы.

3 катлам - шакмаклап туралган помидор,

4 катлам - шулай ук пекин кәбестәсе, майонез ягасы,



5 катлам - сыр (сырны салмасаң да була), майонез ягарга,



6 катлам - шакмаклап турап газ мичендә киптерелгән ак ипи яки кибеттән алынган кириешкины өстенә тезеп чыгасы, яшеллек белән бизәргә була.



Салат бик тәмле һәм җиңелчә, тәме “Цезарь” салатын хәтерләтә.

Лайфхак!  Майонезны катлам саен ягып интеккәнче пакетка салып, бер очын кисеп, салатка кысып чыгарып эшләсәгез, күпкә җиңелрәк булачак.

Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВА



Тагын укырга:


КАЙМАК ҺӘМ ЧИЯЛЕ ТАРТ!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев