Логотип Идель
Ашыйбызмы?

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДАГЫ СЫМАН ЙОМЫРКА ТӘБӘСЕ

Балалар бакчасында ашый торган йомырка тәбәсен хәтерлисезме? Бүген без сезгә әнә шул телне йотарлык йомырка тәбәсен ничек әзерләргә икәнен сөйлибез.

Дөресен генә әйткәндә, аны әзерләү бик җиңел! Тик берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

1. Иң төп кагыйдәләрнең берсе: йомырка тәбәсен миксер белән күпертергә ярамый. Махсус болгаткыч (венчик) кулланырга кирәк ;)

2. Йомырка тәбәсен чуен яки пыяла табада пешерергә киңәш ителә. Алар озаграк кыза, шуңа күрә йомырка тәбәсе дә көйми һәм тигез булып пешә. Иң яхшысы -  таба биек булсын, алайса аның күпереп пешәсе бар.

3. Йомырка тәбәсен мичтә (духовкада)  пешерегез. 160-180 градуста пешерсәгез яхшы. Пешергән вакытта ишеген ачмагыз, алайса тәбә күтәрелмәскә мөмкин.

4. Пешеп чыккач, йомырка тәбәсен шунда ук алмагыз. 5-7 минут мичтә торып торсын.

Рецепт (4 кеше өчен):

6 йомырка, 300 мл сөт, тәменчә тоз, табаны майлар өчен сыер мае кирәк булачак. Йомыркаларны ватып, савытка салырга һәм болгаткыч белән болгатабыз. Сөт, тоз салырга һәм тагын бер кат болгатырга кирәк. Күпертергә кирәкми! Табаны майлыйбыз, сөтле йомырканы табага агызабыз һәм кызган мичкә тыгабыз. Ул анда 35-40 минут дәвамында пешә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев