Логотип Идель
Ашыйбызмы?

АВЫЗДА ЭРИ ТОРГАН РОГАЛИК РЕЦЕПТЫ

Моның өчен безгә эремчек, сыер мае, он, шикәр һәм көпшәкләндергеч, ягъни разрыхлитель генә кирәк. Пешереп карыйбызмы?

Әлеге рецепт буенча 40 данә тирәсе рогалик килеп чыга.

Нәрсәләр кирәк булачак:

- Эремчек – 400 г;

- Сыер мае – 250 г;

- Он – якынча 400 г;

- Шикәр – 150 г;

- Ванильле шикәр (булмаса да ярый) – 1 чәй кашыгы;

- Көпшәкләндергеч – 2 чәй кашыгы.

Рецепт:

Эремчек белән майны яхшылап болгатабыз. Он, көпшәкләндергеч өстибез. Камыр итеп басабыз. Камыр көпшәк (рыхлый), әмма сыгылмалы булып килеп чыгарга тиеш. Хәзер камырны 1 сәгатькә суыткычка алып куябыз. Аннан камырны ике өлешкә бүләбез. Бер өлешен түгәрәк итеп җәяргә кирәк була. Шикәргә ванильле шикәр өстибез. Түгәрәк өстенә шушы катнашманы сибеп чыгабыз. Уклау ярдәмендә тагын бер кат өстеннән йөртеп чыгабыз. Түгәрәкне тигез өлешләргә – өчпочмакларга кисәбез. Һәр өчпочмакны рогалик итеп төрәбез.

Икенче өлеш камырны да җәябез. Һәм шулай ук итеп рогаликлар ясыйбыз. Табаны майлыйбыз. Яки өстенә махсус кәгазь җәяргә була. Һәр рогаликның бер ягын шикәргә манып, шикәрле ягын өскә каратып, табага тезәбез. Артык баллы ризык яратмасагыз, болай эшләмәскә дә мөмкин. 180 градус эсселектәге мичтә 20-25 минут пешерәбез! Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев