Логотип Идель
Ашыйбызмы?

Аш-су блогеры Рәфилә Шәмсетдиновадан рецепт: КАЙМАК ҺӘМ ЧИЯЛЕ ТАРТ!

Дуслар! Ә сез ашарга пешерергә яратасызмы? Димәк, безнең яңа рубрика сезнең өчен. Биредә күпләргә таныш блогер, Instagram челтәрендә татарча популяр аш-су блогы алып баручы Рәфилә Шәмсетдинова сезне берсеннән-берсе тәмле рецептлар белән сөендерәчәк! Сез әзерме? Киттек!

Каймак һәм чияле тарт




Кызлар-егетләр! Хәзер җиләк-җимеш сезоны, бакчалар җиләк-җимешләрдән сыгылып тора. Әле җәйге ялларның тагын бер ае бар, күбегез әти-әниләрегез, якыннарыгыз янында. Бу сүзем бигрәк тә кызларга кагыла. Үзегезне, гаиләгезне җәйге тәмле җимешләрдән тәмлүшкә пешереп сөендерәсегез киләме? Хәзер мин сезгә бик җиңел, шул ук вакытта бик тәмле тарт рецепты өйрәтәм. “Эһ”, дигәнче пешереп куячаксыз!

Тарт – француз кухнясы ризыгы, ачык пирог рәвешендә була. Классик тартның камырына тоз һәм шикәр комы гомумән салынмый, ә эчлеге җиләк-җимеш, балык, ит, яшелчәле булырга мөмкин. Классик тарттан аз гына читләшеп, каймак һәм чияле тарт әзерләп карыйк.

Камыр әзерләү: 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 80 грамм ак май, 1 стакан он. Ак майны угычтан чыгарып, он белән яхшылап катыштырасы, шикәр комы, йомырка салып камыр ясыйсы. Камырны формага җәеп, эчлекне әзерләгәнче, 10-15 минутка суыткычка куеп торасы.



Эчлек: 250 грамм каймак (сметан 20процентлы), 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш кашыгы бәрәңге крахмалы, 1 грамм ванилинны бергә кушып, яхшылап туглыйсы. Хәзер пирог пешәсе формага камырны җәябез, әкрен генә кул белән җәйсәгез дә була. Аннан камыр өстенә каймаклы массаны агызасы. Өстенә төшеннән чистартылган чия тезеп чыгасы, якынча 200 грамм чия кирәк булыр. 180 градуста 30 минут чамасы, камыры кызгылт төскә кергәнче пешә, кисәкләргә суына төшкәч бүлергә.







Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев