Логотип Идель
Афиша

Зур масштабта уздырылган «Алтын каләм – Золотое перо» фестивале тәмамланды.

29 нчы июнь көнне Милләтләр дуслыгы йортында «Алтын каләм – Золтое перо» ХХ Республика балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивален  ябу тантанасы узачак.

Бу елны «Алтын каләм» 23 июньнән 29-ына кадәр үткәрелде. Фестивальнең төп темалары: Бөек Ватан сугышында Биңүнең 70 еллыгы, ТАССР оешуның 95 еллыгы һәм Татарстан дәүләтчелег оешуның 25 еллыгы, Россия Федерациясендә Әдәбият елы, Яшьләр һәм дәүләт һ.б..

Бу елны фестивальдә Татарстан республикасының 25 районыннан 120 укучы катнашты. «Алтын каләм» дәверендә алар журналистика өлкәсендә  зур казанышларга ирешкән профессионаллар белән аралашу мөмкинлегенә ия булдылар. Бу специалистлар арасында:

  • «Беренче канал» ның Мәгълүмати программалар дирекциясе махсус корреспонденты Тимур Альберт улы Сираҗиев;

  • «Татар информ» Мәгълүмат Агентлыгының генераль директор урынбасары, рус телендәге мәгълүмат редакциясе баш мөхәррире – Ләйсән Абдуллина;

  • «Intertat.ru» электрон газетасы баш мөхәррире Эльназ Фазуллин;

  • «Эфир» телекомпаниясенең «Город» тапшыруын алып баручы Роман Ерыгин.


20 еллык дәвердә фестивальдә 40 меңнән артык бала катнашты.

РФ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, «Алтын каләм» – «Золотое перо» фестиваленә нигез салучы  Марат Мансур улы Бариев болай диде:

«Алтын каләм»дә катнашканнарның зур күләме фестиваль ярдәмендә тормышта үз урынын тапкандыр дип өмтеләнәм. Әгәр бөу шулай икән, димәк, безнең эш юкка башкарылмаган. Һәр бала киләчәктә нинди һөнәр иясе булырга теләвен ачыклар, вакытында аңлар  дип ышанам. Ә «Алтын каләм» аларга әлеге миссияне үтәргә һичшиксез ярдәм итәр.

«Алтын каләм» фестивален  ябу тантанасына түбәндәге кунаклар чакырылды:

  • Татарстан республикасының яшьләр һәм спорт эшләре буенча министры, Оргкомитет председателе - Леонов Владимир Александрович;

  • ОАО «Татмедиа» генераль директоры урынбасары Айрат Ринатович Зарипов;

  • РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Единая Россия» партиясе әгъзасы–Гильмутдинов Ильдар Ирекович;

  • РФ Дәүләт Думасының VI Федераль утырыш депутаты - Бариев Марат Мансурович;

  • МФЭИның тышкы эшләр проректоры - Кармеев Акбяр Арифуллович


Шулай ук танатанага фестивальнең элекке ел җиңүчеләре һәм оргкомитет әгъзалары да чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев