Логотип Идель
Афиша

XII “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кысаларында “Зилзилә” спектакле күрсәтеләчәк



3 июнь көнне сәгать 18.00 дә В.Качалов исемендәге Казан Зур рус драма академия театры сәхнәсендә Н.Жанторин исемендәге Мангистау музыкаль-драма театрының “Зилзилә” спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль Төрки халыкларның XII “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кысаларында тәкъдим ителә. “Зилзилә” спектакль-эссене сәхнәгә Гөлсинә Мергалиева куйган.

Спектакль нигезендә немец классигы Стефан Цвейгның “Амок” новелласы, казакъ язучысы Мохтар Ауэзовның “Матәмдәге гүзәл” хикәясе һәм 2011 елның 11 мартында Япониядә булган цунами турында документаль чыганаклар ята.

Төрле жанрга караган ике әсәрне һәм чынбарлыктагы вакыйгаларны бер-берсе белән яраштырып, спектакль авторлары гаҗәеп кыйсса тудырган. Ул төрле вакыт яссылыкларында, материкларда, кыйтгаларда яшәүче өч хатын-кыз турында. Аларның барысын да бер нәрсә – һәлакәт берләштерә. Тышкы, табигатьтәге генә түгел, ә һәркемнең үз эчендә каршылык һәм табигать белән кеше арасында һәрдаим туып торган низаг аркасында килеп чыккан эчке һәлакәт турында да сүз бара.

Эссе жанрының сайлануы очраклы түгел. Бу – тәнкыйтьчеләрнең спектакльгә каршылыклы бәя бирүенә сәбәп булган да, чөнки эссе – ул әдәби жанр, театр жанры түгел. Анда автор карашы, уйлары, хисләре, ассоциацияләре төп урынны ала. Спектакльнең режиссеры Гөлсинә Мергалиева, “Зилзилә”нең үзе өчен нәкъ менә шул эссе, спектакль-ачыш булуын искәртә. “Шул ук вакытта сәхнәдә барган вакыйгалар һәркемгә якын һәм аңлаешлы. Театр сәнгатенең җир йөзендәге һәр кешенең уйларын һәм хисләрен чагылдыруы мөһим”, – ди режиссер.

“Зилзилә” спектакле Үзәк Азия театрларының V Халыкара фестивалендә гран-прига, Казакъстан театрларының ХХ республика фестивалендә “Режиссер табышы” номинациясендә һ.б. фестивальләрдә җиңү яулаган.

Искәртеп узабыз: XII “Нәүрүз” фестивале 1-5 июнь көннәрендә Казанда узачак. Татарстан башкаласының барлык театр мәйданчыкларында төрки дөнья театрларының иң яхшы спектакльләре күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев