Логотип Идель
Афиша

«Угол»да – Сталин терроры турында спектакль

2 июльдә Казанда «13 938» спектакленең премьерасы узачак. Ул Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре» романы мотивлары буенча куела. Спектакльнең эскизы быел беренче тапкыр «Город АРТ-подготовка» V театраль лаборатория вакытында күрсәтелде. «Бер фаҗигале язмыш хроникасы» дип аталды ул.

Вакыйгалар Сталин терроры елларында бара. Бөтен кеше куркуда – крестьян, партия җитәкчесе, профессор, шагыйрь, дин әһеле – нинди генә социаль статусына карамастан, теләсә кем халык дошманына әверелергә мөмкин. Бер гаепсез кешеләр фатирларына, өйләренә НКВД хезмәткәрләре бәреп керә. Күпләр кулга алына, милекләре конфискацияләнә, кулга алынган гаиләдәгеләр еш кына репрессияләнә.

Әлеге куркыныч вакыйга ул вакытта әле студент булган Ибраһим Сәлаховны да читләтеп узмый. Аны ТАССР НКВДсының иң куркыныч төрмәсе – Плетнев төрмәсенә озаталар. Күп кенә җәберләүләрдән соң, Сәлахов үзенең сөйгәне Зәйтүнә белән очраша. Аңа шушы күрешү өчен күп иза чигәргә туры килә.

58нче маддә буенча хөкем ителгәннәрне Столыпин вагоннарына утыртып ГУЛАГка җибәрәләр – һәм бу әле башы гына...




Спектакльдә Г. Камал театры артистлары һәм Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары (Фәрит Бикчәнтәев курсы) катнаша.


Спектакль режиссеры – Дмитрий Акриш.

Идея авторы, тәрҗемәне әзерләүче – музыкант, журналист Рәдиф Кашапов.

Хореограф – Александра Ельчанинова

Кайда: «Угол» иҗади лабораториясе


Кайчан: 2 июль 19.0


Яшь чикләве: 16+


Билетлар - zhivoygorod.timepad.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев