Логотип Идель
Афиша

Уфа «Нур» театры Казанга килә

Башкортостан театры Казан тамашачысын 8 спектакль белән шатландырачак.

Уфаның “Нур” театры Казанга ике елга бер тапкыр килүе матур традициягә әверелгән. 2019 ел башында алар Татарстан тамашачысына драма,  1 музыкаль әкият, 5 музыкаль комедия, 2 комедия алып килергә җыена.

– 9 гыйнварда “Туй алдыннан” спектакле белән гастрольләрне башлап җибәрәбез. 10сы “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклен күрсәтәбез. Анда легендар актрисабыз Сәрия апа Сираева уйный. 11 гыйнварда исә премьерасы әле күптән түгел генә булып узган “Алты кызга бер кияү” комедиясен тәкъдим итәбез. Уфада халык бу спектакльгә рәхәтләнеп йөри, ләззәт алып китә. 12 гыйнварда “Отышлы тормыш” тамашасын куячакбыз. Әлеге спектакль әле яңа табадан төшәргә генә тора. Гастрольләрне 13 гыйнварда “Башмагым” спектакле белән тәмамлыйбыз. 90нчы еллар башында әлеге спектакль белән Казан халкын гөрләткән идек. Моннан 3-4 ел элек без аңа яңа сулыш өрдек куйдык, – дип сөйли “Нур” театры директоры Илдар Хаҗиев.

Уфаның “Нур” театры быел 27нче сезонын башлап җибәргән. Үз йөзе булган театрны җырлы-моңлы театр итеп Уфада гына түгел, Казанда һәм башка шәһәрләрдә дә кабул итәләр икән. Тик шулай да комедия белән берлектә труппа драма әсәрләре, фестивальләргә куелган катлаулы тамашаларга да тотынырга курыкмый. Театрда профессиональ җырчылардан бер дә калышмаган артистлар эшли. Алар – үзләрен “Нур”да гына түгел, профессиональ сәхнәдә таныткан җырчылар. Шундыйларның берсе – Башкортостан республикасының атказанган артисткасы, Татарстанда үзен җырчы буларак таныткан Дамирә Сәетова. Ул “Туй алдыннан” спектаклендә Йолдыз образын башкара, “Алты кызга бер кияү” спектаклендә Хәдичә ролендә.

“Нур” театры балалар өчен дә бүләк әзерли: нәни тамашачылар өчен “Маҗаралы Яңа ел” дип аталган Яңа ел бүләге алып киләләр. Биредә малайлар һәм кызлар “Кыш бабай ул чын микән?” дигән сорауга җавап табачак. Әлеге спектакль ике телдә – рус һәм татар телләрендә уйнала. Казанда аның нинди телдә куелачагын әлегә төгәл билгеле түгел.  “Нур”да балалар театр студияләре эшләп килә икән. “Татарча балалар спектакленә гаризалар җыйганыбыз юк. Билетлар һәрчак сатыла. Оешмалар үзләре үк гариза биреп, ничә спектакльләр кирәклеген хәбәр итә”, – ди театр хезмәткәрләре.

Зур залдан тыш, кече залда да спектакльләр булачак. Анда “Көтелмәгән кунак” тамашасы көтелә. Шулай ук «Ычкындырмыйк кияүне” спектаклен дә күрсәтәчәкләр. Әлегә ул театрда хитка әйләнгән. Хәтта гыйнвар аена да бу спектакльгә билетлар сатылып беткән.

Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, февраль аенда Г.Камал театры да Уфага 10 көнгә гастрольләргә баралар. Алар “Нур” театрында куелачак.

– Казан халкы өчен дә Уфаның “Нур” театры гастрольләре – бик зур вакыйга. Бу традициягә кереп китте. Монда – үзенчәлекле актерлар составы, көчле режиссура. Иң мөһиме: алар татар рухын саклыйлар. Миңа бу театр бик якын. 1990нчы еллар башында әлеге театр ачылышында катнаштым. Күпме еллар узгач, кабаттан очрашу – минем өчен зур бәйрәм. Алар җанга рәхәт спектакльләр уйный, бу – халыкчан театр, – ди Г. Камал театры артисты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев