Логотип Идель
Афиша

ТЮЗ ЯҢА СЕЗОНЫН “КЕЧКЕНӘ ПРИНЦ” БЕЛӘН АЧТЫ

Октябрь – гаҗәеп ай. Казан театрлары әледән-әле яңа сезоннарын ача башлады. Димәк, без, яңадан театр дөньясына чумып, үзебезгә гыйбрәт алачакбыз, мәңгелек темалар турында фикер алышачакбыз, дигән сүз. 5 октябрьдә Казан дәүләт яшь тамашачы театры үзенең яңа - 86нчы сезонын ачты. “Алтын маска” дигән дәрәҗәле исемне яулаган театр өчен һәр сезон дулкынландыргыч. Аның быелгысы белән дә театр труппасы тамашачыларны шатландырырга җыена. 

Яшь тамашачылар өчен сезон ачылышы чын бәйрәмгә әверелде. Иң элек “Злачное место” триосы үзләренең чыгышлары белән җәлеп итте. Театр сөючеләр, залга кергәндә, кызыл тасма да кистеләр. Мондый дәрәҗәгә кечкенә һәм бер олырак тамашачы лаек булды. Аннан соң театрның абруйлы актерлары тамашачыларны шарлар белән каршылады.




Премьералар көтә


Әлегә театр бинасында җылылык бирелмәгән. Ләкин шулай да әлеге ситуациядән чыгу җаен тапканнар: биредә печенье белән кайнар чәй эчеп җылына аласың. Ә салкынча булган һәркемгә театр администрациясе плед тәкъдим итә. Хәер, спектакльләр үзләре үк күңелне җылытып торганда нинди салкынлык сизелсен, ди?!

Сезонны Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева һәм баш режиссеры Туфан Имаметдинов ачты.



- Сезнең белән күрешми торган вакытта театр актив эшләде. Без үзебезнең спектакль белән Уфа, Чабаксар тамашачысын шатландырырга өлгердек. Шулай ук В.С. Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр фестиваленә дә бардык. Хәзер бөтен труппа бергә җыелды, сезне яңа спектакльләр белән куандырырга әзербез. Ә сезонны ачар өчен, без тиктомалдан гына, “Кечкенә принц” спектаклен сайламадык. Ул – былтыргы сезонның премьерасы, гаилә белән карау өчен спектакль-мәсәл. Шуңа да мин биредә яшь тамашачыларны да, күңелләре белән яшь булган олырак тамашачыларны да күрәм, – ди Айгөл Горнышева.

Әлеге спектакльнең режиссеры – Туфан Имаметдинов. Аның фикеренчә, яңа сезонны нәкъ менә әлеге тамаша белән ачуның сәбәпләре бар. “Минемчә, әкиятнең төп герое һәм безнең театрның төп геройлары сыман, дөньяны танып белә. Ул һәрчак дуслар, чын, эчкерсез хисләрне табуда эзләнүдә. Кечкенә принц, дөньяны өйрәнеп, аңа гашыйк булып, дуслар таба. Ул әйләнә-тирәдә танышкан кешеләргә, җанварларга хөрмәт белән кала бирә. Бу әсәрнең һәм безнең спектакль уңышының сере дә шушындадыр”, – дип аңлата режиссер.

Шунысы кызык: әлеге спектакльгә билетлар берничә ай алдан сатылып бетә икән. Былтыр тамашачыларга тәкъдим ителгән башка премьераларны – “Нос”, “Выстрел”, “Господин Ибрагим” инде төрле шәһәрләрдәге фестивальләргә чакыралар. Бу спектакльнең югары сыйфаты, режиссурасы хакында сөйли.

Хәзерге вакытта театр труппасы Ф.М. Достоевскийның “Бесы” әсәре буенча спектакль чыгарырга әзерли. Шулай ук “Веселый роджер” дигән пиратлар тарихы турындагы спектакль дә көтелә. Аның авторы – бөек режиссер Марсель Сәлимҗановның туганнан-туган оныгы – Дамир Сәлимҗанов. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Шулай ук театр репертуарына “Любовь людей” спектакле әйләнеп кайтачак.

“Кечкенә принц” нәрсәгә өйрәтә?


«Кечкенә принц» әсәре – бөтен чор, бар халыклар әкияте, дип атап була. Режиссер Туфан Имаметдиновның да әлеге постановкага алынуы очраклы түгел. Дуслык, мәхәббәт, тугърылык, кешелеклелек темасы безне һәрчак озата бара. Без һәр көн диярлек шушы сораулар белән уянабыз, алар белән йокларга ятабыз. Кечкенә принц тарихы да кечкенә малай турындагы хикәя түгел. Бу – безнең һәрберебезгә кагылган, һәрберебез турындагы әсәр. Ул игелеклелек, тәртиплелек, хөрмәт, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт турында.



Спектакль башлану белән, без зур шар – самолет двигателен күрәбез. Аның белән Очучы килеп төшә. Нәтиҗәдә, бу шар спектакльнең төп герое – Кечкенә принц (Гүзәл Вәлишина) сәяхәт итә торган планеталарга да әверелә. Җитмәсә, ул спектакльнең барлык геройларының чыгыш ясау урыны да була: географ, фонарьчы, патша, роза, елан – аларның барысы да шушы шар эчендә яши сыман тоела. Ә Төлке, тиен сыман, шушы шар-тәгәрмәчтә әйләнә.

Тамашаның беренче минутыннан ук утка игътибар итәсең. Биредә режиссердан тыш, яктылык буенча рәссам Николай Романовның да зур өлеше сизелә. Спектакльнең башыннан алып ахырына кадәр тамашачы яктылыкның уйнаганын тоемлый: спектакль башында алагаем зур айның пәйда булуы, аның, икенче планга күчеп, кечерәеп калуы, тимгел-тимгел булган төрле төстәге йолдызлар януы, ахырда зур кызыл планетаның пәйда булуы. Бу көчле яктылык булса да, ул җылы, үзенә җәлеп итеп торган.

Кайвакыт Очучы (Павел Густов) белән Кечкенә принцның мөнсәбәтләре ата белән баланыкына охшап китә. “Әти” кеше “мин җитди эш белән шөгыльләнәм, вакытым юк”, ди, ә Кечкенә принцның сораулары бер дә бетми. Локацияне үзгәртер өчен сәхнәдә әллә нинди үзгәрешләр ясарга да кирәкми. Очучы төп геройны күтәрә дә бер планетадан икенчесенә сәяхәт иттерә.



Төп герой – Кечкенә принц үзе. Ул нәкъ А. Сент-Экзюпери әсәрләрендәге сыман: сап-сары чәчле, ак пиджак һәм ком төсендәге чалбар кигән. Тавышы да нәкъ балаларча – самими һәм ихлас. Кечкенә герой үзе юлында очраган барлык геройлар белән дә уртак тел таба белә, хөрмәт белән карый.

Тамашачы алдында Кечкенә принц зирәк кеше сыман килеп баса. Хәтта патша да аның алдында телсез кала. Шушы малайга җавап бирер өчен, ярдәмчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш була ул.

Гомумән алганда, Кечкенә принцка очраган һәрбер герой гадәти түгел. Әнә, Розаны (Эльвина Булатова) гына алыйк. Аның кебек нәфис, купшы роза чәчәген син чын тормышта да очратканың юктыр әле! Әлеге чәчәк ачык кызыл төстәге тукымадан бөрмә-бөрмә таҗ итеп ясалган, җитмәсә, сөйләшә дә белә.

Эчкечене (әлеге рольне Александр Яндаев башкара) ерактан ук танып була. Ул кызыл шәраб эчендә утыра. Шушы кешенең тормыш рәвеше шешә аша күрсәтелә. Ул алкоголь бәйлелегеннән чыга алмый азаплана.

Кечкенә Принц өчен тормыш хакыйкатен Төлке (Галина Юрченко) ачып сала. Без бу җанварны башка әкиятләрдә хәйләкәр итеп күрергә күнеккән. Биредә ул тавыклар турында хыялланса да, бөтенләй башка. Чынлыкта, нәкъ менә ул тормыш кыйммәтләрен аңлата. “Әгәр мин сине кулга ияләндерсәм, без бер-беребезгә кирәк булачакбыз”, – ди Төлке. Нәкъ шул вакытта Кечкенә Принц үзенә ияләштергән чәчәк яки кеше өчен җаваплы булганын аңлый.



Спектакль ахырында без кабаттан боҗралы композиция күрәбез: самолет моторы инде ремонтланган, эшли башлый. Әгәр спектакль башында сәхнәгә ак шар төшсә, ахырда кызыл шарда безнең Кечкенә принцыбыз китеп бара.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев