ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА НАИЛ ШӘЙХЕТДИНОВКА БАГЫШЛАНГАН КИТАПНЫ ТӘКЪДИМ ИТҮ КИЧӘСЕ БУЛА

28 октябрьдә 17.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була. Чарада Наил Шәйхетдинов уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, аның истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгыраячак, дуслары, хезмәттәшләре Наил абый турындагы хатирәләре белән уртаклашачак. Иҗади кичә Чирмешән районы хакимияте һәм якташлар җәмгыяте белән берлектә уздырыла.

“Мин сәхнәдә рухани” дип аталган әлеге басманы журналист Илдар Кыямов туплады. Китап 5 бүлектән тора. Беренчесендә Наил абыйның туганнары, дуслары, авылдашларының истәлекләре китерелә. Алар мәшһүр артистның сабыйлык һәм үсмер елларын хәтердә яңарта, киң катлам укучылар әлегәчә ишетмәгән-белмәгән фактларны төшендерә. Икенче бүлектә Наил Шәйхетдиновның театр училищесында белем алган чорына бәйле язмалар урын алган. Өченче бүлектә атаклы артистның хезмәттәшләре Наил абый турында эчкерсез хатирәләре белән уртаклаша. Дүртенче бүлектә төрле елларда төрле басмаларда дөнья күргән мәкаләләр, әңгәмәләр һәм башка язмалар урнаштырылган. Бишенче бүлек Наил абыйның гаиләсенә багышлана. Басма күпсанлы фотолар белән баетылгын.




Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.

Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк саллы рольләр башкара: И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә — Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә — Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин һ.б.

Аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр хас иде. И. Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым”ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моңа ачык мисал булып тора.

Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.

Ул башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында нәфислек, образларны нечкә тоемлау һәрчак зур урын алды. Ул геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2671
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    889
    0
    2
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    742
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019