Логотип Идель
Афиша

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЧАЛЛЫГА ГАСТРОЛЬЛӘРГӘ ҖЫЕНА /АФИША/

13, 14 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Яр Чаллы шәһәрендә гастрольләре була. Тинчуринлылар тамашачы хозурына иң популяр спектакльләрдән саналган “Назлы кияү” һәм “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедияләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләр “Энергетик” мәдәният сараенда күрсәтелә. Гастрольләр татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла.

13 ноябрьдә “Назлы кияү” музыкаль комедиясе була. Пьеса Кәрим Тинчурин тарафыннан 1915 елда ук иҗат ителсә дә, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Яшь буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрүе турындагы хәбәрне ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы-күзле итәргә теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. “Яңа дусларның” мәкерле планнары инде тормышка ашам дигәндә генә, бер көтелмәгән сәбәп белән, бар да чәлпәрәмә килә. Әлеге явыз ниятләргә каршы торучы төп көч – чын мәхәббәт. “Бу – барыбызга да таныш темага яңа водевиль”, – дип билгеләп үтелә спектакль аннотациясендә. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.





14 ноябрьдә тамашачылар узган сезон премьерасын – күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясен карый алачак. Дүрт дус егетнең җәйге маҗаралары турындагы әлеге заманча спектакльне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерде. Комедия яшьлек дәрте белән сугарылган җырларга бай. Аларны артистлар төрле музыка уен коралларында уйнап, “тере” тавышка башкара.



Билетлар инде сатуда, аларны Тинчурин театры сайтында һәм “Энергетик” мәдәният сарае кассасында сатып алырга мөмкин.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев