Логотип Идель
Афиша

SUPER TATAR ТАТАРЛАРНЫ ҖЫЯ

«Ялкын» үзенең яраткан укучылары турында беркайчан да онытмый, сезнең һәр көнегезнең күңелле һәм вакыйгаларга бай булуын тели. Менә бүген, мәсәлән, киләчәк ялларыгыз турында кайгыртабыз.

Бу якшәмбе, ягъни 21нче гыйнвар көнне сәгать 17.00да НКЦ бинасында SUPER TATAR төркеменең концерты узачак. Чарга килгән һәркемне татар халык көйләре, көнбатыш рок, джаз һәм блюз алымнары көтә. Кич буе тамашачыларны үзләренең үзенчәлекле тавышлары һәм ягымлы елмаюлары белән «Болгар кызлары» триосы, «The road» рок мәктәбе вокал укытучысы, Рәсәй һәм халыкара күләм конкурслар лауреаты - Гүзәл Камалова куандырачак.
SUPER TATAR Rhythm & Ethno Band төркеме үзенә төрле ил һәм милләт вәкилләрен туплаган. Араларында Финляндия, Германия һәм Россия музыкантлары да бар. Ә коллективка нигез салучы – музыкант карьерасын 1960нче елларда ук башлаган Финляндия татары Дениз Бедретдин. Дениз Бедретдин – заманында Bashkarma төркемен, KGB проектын оештырган кеше. Бүген SUPER TATAR төркемендә саксофонист Муса Маликов, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, Yummy Music Band һәм «Һава торышы» музыканты, басист Илнар Фатыйхов, барабанчы Тимур Сапаров та уйный. Концерт дәвамында SUPER TATAR төркеме чыгышларына Ислам Вәлиев һәм биюче Нурбәк Батулла да кушылачак.



Әхә, күрәм, сине бу чара кызыксындырды. Әллә хәзер үк концертка чыгып китәргә әзер утырасың инде? Тик ашыкма. Билетлар аласы бар дип тә борчылырга кирәкми. Билетлар концертка килгәндә биреләчәк. Билетлар урынсыз. Студентларга ташламалар да каралган икән. Шулай булгач, дустым, әгәр син студент булсаң, таныклыгыңны онытма.

"Ялкын" сиңа күңелле яллар тели!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев