СПОРТ, ЭКСТРИМ, АДРЕНАЛИН БӘЙРӘМЕ
2 июльдә Казанга илнең иң атаклы мотоузышчылары җыела. Алар бездә Россиянең RSBK-Repsol чемпионы исеме өчен ярышачак. Бу көнне син дә узыша аласың! Чөнки барлык теләүчеләр өчен махсус «Минимото» ярышы оештырыла. Инструкторлар ролендә Россия чемпионнары булачак. Экипировка - оештыручылардан.
Мотоузышлар буенча Россия чемпионаты берничә этаптан тора. Узышлар Казаннан кала Мәскәүнең Moscow Raceway һәм Түбән Новгородның N-Ring трассаларында уза.

«Superbike» һәм «Supersport»
Казандагы ярышта аеруча кырыс узыш «Superbike» һәм «Supersport» классларында көтелә. Шулай ук монда «Superbike EVO», «Superbike EVO 2», «Supersport EVO» һәм «Supersport EVO 2» классларында узышларны да тамаша кылып булачак. Ә иң интрига тулы ярыш, мөгаен, хатын-кызлар зачетында булыр.
Текә узышлар, Россия Супербайк йолдызларыннан мотошоу күрергә теләсәң, «KazanRing»ка адреналин бәйрәменә кил! Оештыручылар җиңүчеләрдән автограф-сессия һәм башка сюрпризлар да вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
Нет комментариев