Логотип Идель
Афиша

Сау бул, “Продавец дождя”!

Саубуллашу һәрвакыт җиңел түгел. Аеруча ул кешенең инде синең тормышыңа кире кайтмаячагын төгәл белсәң. Бары тик аның белән бәйле хатирәләрне күңелнең бер почмагына саласың да, “келт” итеп искә төшкән, сагынган минутларда шул мизгелләргә карап юанасың. Спектакль белән саубуллашу да шулай, нәкъ кеше белән шикелле. Режиссер өчен дә, актерлар өчен дә ничәмә-ничә ел уйналган тамаша үз баласы кебек бит! Шулай булмаса, тамаша тәмамлангач, баш ияргә чыкан артистлар үзләре дә, чәчәк бәйләмен күтәреп, елар идемени?!

Әнә, Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ) да 11 октябрь көнне “Продавец дождя” спектакле белән саубуллашты. Америка драматургы Ричард Нэш пьесасы буенча куелган спектакльне Татарстанның халык артистлары Владимир Фейгин, Роман Ерыгин сәхнәләштергән.

Спектакльнең репертурдан ни өчен төшеп калуы турында театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов та ачыклык керткән иде: “Хәзер безнең репертуарда 24 спектакль бар. Спектакль нормаль режимда яшәсен өчен, аны айга бер түгел, ә ике тапкыр уйнарга кирәк. Ә иң яхшысы – өч яки дүрт тапкыр”. Яңа елга кадәр театр өч яңа премьера чыгарачак. 2019 елның беренче яртысында шулай ук 2-3 яңа тамаша көтелә. Шуңа да яңаларга урын бирер өчен, искеләре белән саубуллашырга туры килә.

Һәр нәрсәнең тарихы булган кебек, “Продавец дождя” спектакленең дә – үз язмышы. Аның премьерасы 1996 елның 28 ноябрендә була. Ул чакта театр бинасында янгын булу сәбәпле, аны бер клубта уйныйлар. Шушы вакыт эчендә спектакльнең режиссеры алышына. Яшь Джимми Каррины хәзер Санкт-Петербургның Небольшой драматик театры актеры Даниил Шиһапов уйнаган. Хәзер ул –Санкт-Петербург театрының танылган актеры. Ной Каррины яшь Роман Ерыгин уйнаган була.

“Продавец дождя”“Продавец дождя” – мәхәббәт һәм өмет турында ике пәрдәлек романтик притча. Дөньяда беренче тапкыр әлеге спектакль Нью-Йорк шәһәрендә 1954 елда куела. Пьеса дөньяның 40 теленә тәрҗемә ителә, шул исәптән рус теленә дә.

Американың авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә торган шәһәрендә гаиләсе белән бергә фермер Карри яши. Аның белән бергә ике улы– Ной һәм Джим, хуҗалыкны алып баручы кызы Лиззи тора. Ул елны Ходай биредә яшәүчеләрне корылык белән сыный. Шуңа да бар игеннәргә, хайваннарга куркыныч яный. Бар тереклек яңгыр сорый. Әти кешене корылык афәте белән бергә кызының киләчәк тормышы да борчый. Шулай итеп, көтмәгәндә-уйламаганда, шәһәрдә хыялый Билл Старбак исемле кеше пәйда булып, Карриларга 46 доллар акча түләтеп, яңгыр чакыртырга ышандыра. Тик моның өчен кайбер ритуалларны башкарырга кирәк була: Джим барабан кага,әти кеше яшеннән саклый, Ной мулны аякларын бәйли.

Сәхнә – сап-сары төстә, корылык булган чүлне хәтерләтә сыман. Каррилар гаиләсе дә 20нче гасырның чын Америка кешеләре – өсләрендә джинс чалбар, аякларында – ковбой сапогилары, башта – ковбой эшләпәсе. Ә кием элгечләрендә күн курткалары эленеп торганын күрәбез. Гаилә бер төрле киенсә дә, биредә һәркем күңеле , үз-үзен тотышы белән аерылып тора. Әгәр әти кеше, улы Джим белән бераз хыялыйрак булса, Ной исә саннар илендә яши. Ул хуҗалыкта исәп-хисап алып барып, чыгымнарны теркәп тора. Без биредә абый-эне, ата белән бала кебек мәңгелек темалар чагылышын да күрәбез.

Әлеге пьеса дөнья кем кулында булырга тиеш: гашыйклар һәм сәерләр кулындамы, әллә аек акыл белән эш итүчеләр кулындамы икәнлеге турында уйландыра.  Кызның спектакль башында яңгыр турында күргән төше ахыр чиктә чынга әйләнә дә куя. Джим юраган төш чынлыкта да, күз яшьләре аша, яңгырга һәм мәхәббәткә алып килә. Билл яңгыр чакырта алмаса да, ул Карриларның бөтен гаиләсенә саллы гына йогынты ясый. Ә Лиззига үзенә һәм әйләнә-тирә дөньяга башка күзлектән карарга ярдәм итә. Башта тамашачылар күз алдында егеткә охшаган кыз буларак килеп баскан Лиззи пай-кызга әверелә дә куя һәм үзенең матурлыгына ишана, инана башлый.

“Продавец дождя”нең соңгы куелышында актерлар тамашачылар белән үзләренең йөрәкләре белән белән генә бүлешеп калмады, ә спектакль программасында үз имзаларын да калдырды. Спектакль тәмамлангач та, тамашачы әле озак кына актерларны сәхнәдән җибәрергә теләмәде. Яраткан спектакль белән саубуллашу авыр шул...

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

ТАГЫН УКЫРГА:



ТЮЗ ЯҢА СЕЗОНЫН “КЕЧКЕНӘ ПРИНЦ” БЕЛӘН АЧТЫ


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев