Логотип Идель
Афиша

“Музыка безнең тирәбездә” II Халыкара классик музыка фестивале була

28-31 май көннәрендә Казанда яшьләр арасында “Музыка безнең тирәбездә” II Халыкара классик музыка фестивале була.


Фестивальдә катнашучылардан 500ләп заявка килеп ирешкән, шуларның 30ы гына фестивальдә катнаша алачак, диелә оештыручылар хәбәрендә.


Халыкара дәрәҗәдә уздырыла торган фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Беларусь, Австрия, Испания, Кытайдан катнашучылар килер дип көтелә. Фестиваль кысаларында Казан урамнарында музыкаль акцияләр уздыру да планлаштырыла. Шәһәрнең 6 мәйданчыгында тематик программа белән фортепиано урнаштырылачак. Аларны Казан Кремле, Ленин бакчасы, Петербург урамы, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Казан федераль университетының төп бинасы каршындагы “Сковородка” мәйданчыгында, М. Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында ишетергә мөмкин булачак. Әлеге фортепиано янында селфи ясаучылар арасында конкурс үткәрү ниятләнә. Җиңүчегә оештыручылардан махсус бүләк каралган.


30 майда фестиваль Зөя утрау-шәһәрчегенә күчәчәк. Анда барырга теләүчеләр өчен Казанның ЦУМ яныннан сәгать 10.00 дә автобуслар кузгалачак.


Фестиваль кысаларында концерт кына түгел, ә танылган музыкантлардан мастер-класслар үткәрү дә күздә тотыла. Алар арасында танылган пианиночы, педагог Нельсон Фабри (Бельгия) дә бар. Ул “Bell – Arte” фонды җитәкчесе һәм Парижда “Альфреда Корто” музыканың югары мәктәбе һәм королева Елизавета музыка капелласы педагогы. Моннан тыш Мәскәүнең П. Чайковский исемендәге Дәүләт консерваториясе педагогы Филипп Нодель да мастер-класслар узырачак.


Классик музыка фестивален ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Театр әһелләре берлеге, ТР тарих һәм мәдәният ядкәрләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды, “Остров-град Свияжск” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее ярдәме белән ТРның музыка башкару “SFORZANDO” иҗтимагый үсеш фонды оештыра. Инициаторы һәм сәнгать җитәкчесе — Данияр Соколов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев