МӘСКӘҮГӘ - ҖИҢҮ ПАРАДЫНА!

Мәскәүдәге Җиңү парадында һәркем катнаша ала! Моның өчен волонтер булырга гына кирәк икән.


Шушы көннәрдә генә «Җиңү илчеләре» дигән Бөтенроссия конкурсы башланып китте. Аның шартлары буенча, жиңүчеләр Мәскәү һәм Севастополь шәһәрләрендәге парадларда катнашу хокукына ия булачак.


Бу чара Россиянең иң яхшы волонтерларны бүләкләү кебек тә узачак. Конкурста 18-30 яшьлек Россиянең социаль-актив гражданнары – ирекле хәрәкәт, волонтерлык оешмалары, инициатив төркемнәр җитәкчеләре, вәкилләре катнаша ала.


Катнашырга теләгәннәргә волонтерыпобеды.рф сайтында анкета тутыру таләп ителә. Тулырак мәгълүматны Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында алырга була.


Шунысы да бар: катнашучылар саны чикле. Мәскәү һәм Севастополь шәһәрләрендәге парадларга иң күп дигәндә 200 волонтер сайлап алыначак.


Кем уздыра – «Жиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Роспатриотцентр» оешмасы.


Кайчанга кадәр – 20 мартка.


Фото - Интерфакс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: