Логотип Идель
Афиша

Лагерьларда коррупциягә “юк” дияргә өйрәтәләр

Хәзерге вакытта Татарстанда балалар өчен җәйге лагерьларның гөрләп эшләгән чагы. Алар биредә сәламәтлекләрен ныгытып кына калмый, ә коррупциягә каршы көрәш максатыннан оештырылган чараларда да актив катнаша. “Коррупциягә юк дип әйт!” квесты исә республика территориясендәге һәр лагерьны диярлек колачлаячак.

Коррупциягә каршы көрәш һәм балалар... Әлеге ике төшенчә арасында бернинди дә уртаклык була алмый кебек. Чынлыкта исә, белгечләр ришвәтчелеккә карата начар фикерне кеше күңеленә кече яшьтән үк сеңдеререгә кирәк дип ассызыклый. Бары тик шул чагында гына коррупцияне тулысынча җиңеп булачак.

- “Коррупциягә юк дип әйт!” чарасы узачак лагерьлар арасында төрлесе бар. Уеннарда кече яшьтәге балалар белән беррәттән, коррупция төшенчәсен аңлап эш итүче 14-17 яшьлек яшүсмерләр дә катнаша. Зуррак яшьтәгеләр белән без өлкәннәрчә сөйләшәбез, чөнки алар барысын да аңлап эш итә. Ә менә нәни ял итүчеләргә исә коррупция турында йомшаграк һәм аңлаешлы итеп җиткерергә тырышабыз, - дип сөйләде безгә “Татарстанның сәләтле яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альфира Гыйльфанова. Чара исә “Бирмәскә һәм алмаска” махсус программа кысаларында тормышка ашырыла икән.

Беренчеләрдән булып әлеге акция “Алтын каләм” республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнашучылар өчен оештырылган. Әлеге чара аеруча кызыклы узган, ник дигәндә, киләчәктә журналист булып эшләргә хыялланучы яшүсмерләрнең бу өлкәдәге яңалыклардан хәбәрдар булуы аңлашыла. Өстәвенә, коррупциягә каршы көрәш турында сөйләгәндә, бу эштә матбугат чараларының аеруча зур роль уйнавы турында да әледән-әле ассызыклап торалар.

1 июль көнне исә “Коррупциягә юк дип әйт!” чарасы Лаеш районыныдагы “Санта” лагеренда уздырылган.

- Коррупция белән бәйле тема балалар өчен күңелсез дә булырга мөмкин иде, әлбәттә. Тик без бу чараны шактый кызыклы итеп уздыруга ирештек. Уеннар ике сәгать дәвам итте, ә балаларның исә бер дә таралышасы килми иде әле, - дип дәвам итте сүзен Альмира Гыйльфанова.

2 июль көнне әлеге квест Балык Бистәсе районындагы ике лагерьда үткәрелгән. Биредә инде бераз кечерәк - 11-14 яшьлек балалар катнашкан.

- Биредә коррупция, коррупциягә каршы көрәш, ришвәт кебек сүзләрне без дөреслек, гаделлек, намуслылык сүзләре белән алыштырдык. Балалар бик тә риза калдылар. Без аларга коррупциянең ни дәрәҗәдә зур афәт булуын аңлата алганбыздыр дип ышанам, - дип ассызыклады Альмира Гыйльфанова.

Шунысын да билгеләп үтәбез, “Коррупциягә юк дип әйт!” квесты лагерьларда алга таба да дәвам итәчәк. Шул рәвешле, әлеге акция балалар аңында коррупция дигән афәткә карата начар фикер барлыкка китерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев