Казанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмендә көтәләр.

8 июльдә 17.00 сәгатьтә казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын «Казан» Гаилә үзәгендә (С. Хәким урамы, 4) узачак Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәргә чакыралар. Үзәк каршындагы мәйданда Казан гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтеләчәк. Бәйрәм кунаклары игътибарына кызыклы бәйгеләр, концерт программасы тәкъдим ителәчәк, мини-сабантуй оештырылачак, шулай ук ачык һавада кино карарга мөмкин булачак.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру тантанасы Россиянең барлык почмакларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең традицион һәм дулкынландыргыч вакыйгасына әверелде. Бу көнне Казанда 25 елдан артык бергә гомер иткән һәм медицина, спорт, фән, мәдәният, сәнгать һәм башка тармаклар үсешенә сизелерлек өлеш керткән 10 парның түшенә әлеге медальләрне тагачаклар.

Бәйрәм кысаларында балалар һәм өлкәннәр өчен берничә интерактив зонаны үз эченә алган күңел ачу программасы оештырыла. Мисал өчен, ачык һавадагы сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасын тамаша кылырга мөмкин. Актив ял яратучыларны ого-фрисби (фрисби+бадминтон), твистер, дженга һәм петанг (боулинг+керлинг) кебек гадәти булмаган уеннар көтә. Бәйрәм кунаклары шулай ук заманча өстәл уенында үз көчләрен сыный, интеллектуаль батлда һәм викториналарда белемнәрен тикшерә, төрле бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр ота ала. Иң яшь казанлылар өчен аниматорлар, аквагрим һәм мастер-класслар эшләячәк.

Моннан тыш, Казансу буенда милли уеннар, бүләкләр һәм гаилә конкурсларын үз эченә алган мини-сабантуй узачак. Бәйрәмдә иҗади шәхесләргә дә шөгыль табылачак: балалар үзләренең әти-әниләре белән бергә чып-чын рәссамнарга әверелеп, бәйрәм темасына 25 метрлы гаять зур рәсем ясаячак. Әлеге рәсемне “Казан” Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы биеклегеннән фотога төшерәчәкләр.

«Гаилә» флэш-мобы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең иң югары ноктасы булачак: бүләк тапшырылган парлар һава шарларыннан гыйбарәт символик композицияне күккә очыртып җибәрәчәк.

Кичә ачык һавада кино күрсәтү белән төгәлләнәчәк.

Бәйрәмне Казанның ЗАГС идарәсе «ТАТМЕДИА» АҖ һәм «Знаем-Играем» компаниясе белән берлектә оештыра.

Керү ирекле.

Төгәлрәк мәгълүматны (843) 222-09-84 телефоны буенча белешергә мөмкин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2630
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    766
    0
    2
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    664
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019