Логотип Идель
Афиша

Казанда яшьләр көнендә нинди чаралар була?

Быел бәйрәм чаралары программасы 3 көнгә тәгаенләнгән:

25 июнь ( 17.00-21.00) – Сандецкий утарында

Н. Җиһанов исемендәге консерватория мөгаллимнәре һәм студентлары башкаруында академик музыка яңгыраячак. “Ренессанс” кыллы камера оркестры, “Лучшая опера” проекты, шулай ук танылган битбоксер Митя Бурмистров чыгышлары музыкаль аһаңнәр дөньясына сәяхәт иттерә.

26 июнь М.Горький исемендәге ял паркы (14.00-18.00), Камал театры каршындагы мәйдан (18.30-21.00)

Биредә гаилә пикнигы оештырыла. Актив ял яратучыларны паркта көтеп калалар. Балалар һәм әти-әниләр өчен төрледән-төрле мастер-класслар, интерактив уеннар, спорт ярышлары узачак, шулай ук балалар модасын да тәкъдим итәчәкләр. Ачык һавада рәсем ясау, ә соңыннан халык иҗатыннан ☺ күргәзмә оештыру да каралган. 2015 елны Россия “Студентлар язы”нда гран-при яулаган Татарстан яшьләренең “Память не предают” чыгышы күпләрнең күңеленә хуш килер. Сүз сәнгатенең көчен тоючылар өчен әдәбият салоннары эшлиячәк. “Казан “RU.ЛИТ” проекты һәр теләгән кешене янәдән үзен парта артында утыргандай хис итәргә мөмкинлек бирә. Санаулы минутлар эчендә мәктәп программасын кабаттан узып, үз белемеңне чарлый алачаксың, дип ышандыра чараны оештыручылар. Камал театры каршындагы мәйданда “Наркотикларга каршы” акциясе үтәчәк, ә татар эстрадасы йолдызлары концерт тәкъдим итәчәк.

27 июнь көнне Яшьләр бәйрәме 4 мәйданда җәелдерелә

М. Горький исемендәге ял паркы иртәдән үк «Яшел фитнес»ка чакыра. Сыртланова исемендәге скверда Россиянең иң көчле 16 ишегалды гимнасты җыела. Аларның осталыклары яшьләр өчен генә түгел, ә өлкән буында да зур кызыксыну уятачак. Кремль буендагы мәйданда “Йолдызлык” артистлары, шулай ук Казанның иң популяр музыкаль төркемнәре халык күңелен күрергә вәгъдә итә. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, Россиянең эстрада йолдызлары да киләчәк.

Моннан тыш Россия һәм Татарстанның яшьләр сәясәтен алып баручылар түгәрәк өстәл дә оештыра. 26 июнь көнне Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин аеруча аерылып торган эшлекле яшьләребезне котлыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев