Казанда сугыш сәнгате буенча ачык фестиваль уздырыла!

Кайда: «Ак барс» көрәш сараенда
Кайчан: 24 майда, 13.00 сәгатьтә башлана.
Керү: бушлай.
Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
24 майда Казанда «Ак барс» көрәш сараенда сугыш сәнгате буенча ТР ачык фестиваль уза. Чараны Россия сугыш сәнгате берлегенең ТР филиалы һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештыра.
Оештыручылар белдергәнчә, фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм ТАССР ның 95 еллыгына багышлана.
Татарстан Республикасының сугыш сәнгатен үстерүче эре спорт федерацияләре һәм оешмалары турнирда катнашырга әзерләнә.
“Бу уникаль фестиваль. Бу вакыйгага тиңдәшләр Россиядә, Европада, Азиядә дә юк. Без сезнең белән Татарстанның иң яхшы 300 спортчысы һәм остасы катнашында сугыш сәнгатенең матурлыгын гына түгел, ә көрәш тарихын да беләчәкбез, илләр буенча мавыктыргыч сәяхәткә “юнәләбез”, - дип билгеләп үтте Россия Сугыш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
3 гыйнвар 2021 - 10:05«ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55
-
29 декабрь 2020 - 16:53
-
24 декабрь 2020 - 18:01