Афиша
КАРИЕВ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНА АЧЫЛЫШЫНА ЧАКЫРА
26 апрель Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бина ачылу тантанасы булачак.
26 апрельдә театр тамашачыларга “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) спектаклен күрсәтәчәк (16:00). Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Ул "Тантана-2018" театр премиясе кысаларында Республиканың иң яхшы балалар спектакле дип табылды.
Гомумән, яңа бинага күчкәч, премьералар парады булачак. Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан «Супер кияү» (Т.Миңнуллин) спектаклен, театрның беренче көннәреннән иҗат иткән Халидә Сөнгатуллинаның юбилеена чыккан «Кичер мине, әнкәй» (Р.Батулла) спектаклен дә премьера итеп тамашачыларга тәкъдим ителә.
Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан куелган «Мәхәббәт күгәрченнәре» (Х.Ибраһим) өр-яңа бенефис-спектаклен 28 апрельдә күрергә мөмкин булачак. Спектакль Владимир Гуркинның "Любовь и голуби" әсәре буенча куела.

Тантаналы ачылыш 26 апрельдә Петербург урамы 55б адресы буенча узачак.
12 апрельдән Кариев театрында билетлар сатуга чыга.

Касса телефоны: (843) 237-62-51, 237-53-96
Баш администратор: 8 965 6035787
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев