Логотип Идель
Афиша

"ИГЕЛЕКЛЕ ГАМӘЛЛӘР МАРАФОНЫ": ҖИҢҮЧЕГӘ - ИКЕ БИЛЕТ!

Казан шәһәре «Игелекле гамәлләр марафоны» Бөтенроссия акциясендә катнаша. 1 мартта башланачак бу акциягә һәркем кушыла ала. Моның өчен бары тик әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуыңны исбатларга кирәк.


Быел марафон Экология елына багышланган. Анда катнашыр өчен, 1 мартка кадәр добродела.рф сайтында теркәлергә генә кирәк. Теркәлгән һәр кешегә махсус биремнәр җибәреләчәк. Аларны башкарганнан соң, катнашучы оештыручыларга фотоотчет та жибәрергә тиеш була.


Акция катнашучыларына биш этап узып, барлыгы 30 биремне башкарып чыгарга туры киләчәк. Биремнәр арасында макулатура, батарея җыюдан башлап, үз шәһәреңдә экологик чаралар уздыру да бар. Акция җиңүчесенә саллы бүләк вәгъдә итәләр: Россиянең теләсә кайсы җиренә бару өчен ике кешелек билет!


Төп җиңүчедән тыш, оештыручылар Россиянең 10 иң игелекле мәктәбен һәм 10 иң игелекле шәһәрен дә билгелиячәк. Аларның рейтинглары башкарган эшләренә карап төзеләчәк.


Айрат Фәизов, Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе:


– Казан Россиянең иң игелекле шәһәре исемен алу өчен көрәшә ала, дип саныйбыз. Биремнәрне ясаганнан соң китерелгән файдадан тыш, марафон олыларга һәм балаларга игелекле гамәлләр башкарыр өчен стимул булып тора ала.


Илсур Метшин, Казан Мэры:


– Балаларны экологик яктан тәрбияләү юнәлешендә безнең үз программабыз булырга тиеш. Мәктәп бирә торган белем белән беррәттән, экологик белем турында да онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев