FREE HUGS – ДӨНЬЯНЫ КОЧАКЛАП ҖЫЛЫТ!

Әгәр бу шәһәрдә үзеңне бөтенләй башка рольдә сынап карарга теләсәң, Free Hugs флэшмобында катнашып кара! Бу - синең кешеләрне, дөньяны җылытуга керткән зур өлешең дә булыр.
Моның өчен нибары яхшы кәеф, “Кочаклашабызмы?” дигән гап-гадәти бер плакат ясарга һәм 26 августта Казанның Меңъеллык паркына килергә кирәк.
Кагыйдәләре:
- әкрен атлап барырга;
- матур итеп эндәшергә;
- начар гадәтләр, негатив уйлардан котылырга;
- очраган кешеләрдән “Сез кочаклашырга ризамы?” яки “Кочаклашабызмы?” дип сорарга;
- рөхсәттән башка кочакламаска.
Кайчан: 26 август, 13.00 сәгатьтә
Кайда: Меңъеллык паркы, Островский урамы, 38
Бәясе: бушлай
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
1 июль 2022 - 17:38
-
1 июль 2022 - 11:56
-
30 июнь 2022 - 16:52
-
29 июнь 2022 - 16:25