"ЧТО И ТРЕБОВАЛОСЬ ДОКАЗАТЬ". МАТЕМАТИКА ФӘНЕН БЕЛҮЕҢНЕ ИСБАТЛА!
Фәннәр патшабикәсе булган математиканы ни дәрәҗәдә яхшы үзләштергәнеңне беләсең килсә, 11 мартта контроль эшкә кил! «Что и требовалось доказать» дип исемләнгән эшне КФУда яки өйдән чыкмыйча да эшләп була.
Контроль эш 10 биремнән торачак. Аларны чишәр өчен мәктәп белеме дә җитә. Шуңа да анда һәркем катнашырга мөмкин. Чараның сайтында биремнәрне 11 мартта 12.00дән башлап бер тәүлек дәвамында алып булачак. Ә вузда эшләргә теләсәгез, алдан теркәлеп кую яхшырак. Биремнәрне эшләр өчен 1 генә сәгать вакыт бирельчәк.
Белешмә: «Яндекс» «Что и требовалось доказать» дип исемләнгән контроль эшне инде өченче тапкыр уздыра. Былтыр анда Россия, Белруссия, Украина, Казахстан һәм башка илләрдән 24 меңнән артык кеше катнашкан. Казан катнашучыларының яртысы гына контроль эшен башкарып чыга алган. 36 процент кеше «3»ле алган, «4»ле билгесенә 16 процент кеше лаек булган. «5»ле бары тик 8 процент кешегә генә тәтегән.
Кайчан? 11 мартта, сәгать 12.00дән башлап, бер тәүлек дәвамында
Кайда? Казан федераль университетында яки онлайн рәвештә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев