Логотип Идель
Афиша

Чемпионатның ачылыш тантанасына әзерлек башланды



Су спорты төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты ачылышы тантанасы узачак һәм “Пилигрим” шоуы күрсәтеләчәк “Татнефть-Арена” корылмасында тамашага өйрәнүләр башланды.




 Тамашада эстрада артистлары да, профессиональ спортчылар да катнашачак. Стартка кадәр бер ай тирәсе вакыт калганда халык артисты, тамашаның генераль продюсеры Игорь Крутой акватика сөючеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

– Казан халкын һәм кунакларны “Пилигрим” шоуына чакырам. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышына багышланган спектакль бу җәйнең иң онытылмас вакыйгасы булыр, мөгаен. Шоуга балет, цирк, синхрон йөзү артистлары, шулай ук Татарстаннан иң талантлы вокалчылары – барлыгы 200ләп кеше җәлеп ителгән. “Пилигрим” шоуы – тормыш чыганагын эзләү сәяхәте. Шоу геройлары белән бергә без дә диңгездә дулаган шторм эчендә калачакбыз, борынгы шәһәр серләрен ачып, океан төбен дә күрәчәкбез. Чемпионат вакытында бу гадәттән тыш вакыйганы күрергә теләгәнннәр өчен 8 тамаша күрсәтеләчәк. Карамый калмагыз! - ди ул.

Республика халкы һәм кунаклары өчен беренче тапкыр махсус рәвештә ачылыш тантанасытамашасы 8 көн дәвамында кабатлап күрсәтеләчәк. Ачылыш тантанасына керү билеты бәясе 500 сумнан алып 5 мең сумга кадәр, ә калган тамашаларга керү билеты бәясе 500 сумнан алып 3 мең сумга кадәр. Хәзерге вакытка инде 15 мең билет сатылган, билетларның гомуми саны – 50 мең, дип хәбәр итә Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев