Логотип Идель
Афиша

БӘЙРӘМ КӨННӘРЕНДӘ ИР-АТЛАРГА БОРЫНГЫ УК ҺӘМ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ АВТОМАТЫ БЕЛӘН "ЭШ ИТӘРГӘ" РӨХСӘТ!

Әти белән… музейга! Әйе-әйе, әле әтиегез белән музейга барганыгыз юктыр. 23 нче февраль – моның өчен иң шәп мөмкинлек. Әтиеңнең нинди батыр, кыю һәм тәвәккәл икәнлеген белергә теләсәң, һичшиксез, аны музейга алып кил!


Ватанны саклаучылар көнендә Татарстанның Милли музее «Әтиеңне музейга алып кил!» дигән программа уздыра. Һәр бала музейда үткәрелгән конкурсларда үз әтисенең нинди батыр һәм кыю булганлыгын күрәчәк.


23нче февраль көнне Милли музейда 12.00-16.00 аралыгында бәйрәм чаралары оештырыла. «Витязь» хәрби-тарихи клуб махсус программа уздыра. Музей буйлап сәяхәт иткәндә, кунаклар тарихыбызның төрле чорларында ир-атларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белә алачак.


Ир-атлар:


– ук һәм балта ярдәмендә үзләренең төз атуларын тикшерә алачак;


– Наполеон вакытларында строй әзерлегенә төшенәчәк;


– Бөек Ватан сугышы вакытындагы автоматны сүтеп җыя алачак.


Бөтен биремнәрне дә уңышлы үтәүчеләр «Бөтен заманнарның лаеклы сугышчысы» исеменә лаек булачак.


Ватанны саклаучылар көне 1922нче елдан башлап бәйрәм ителә. Нәкъ менә ул вакытта СССРда бу бәйрәм «Кызыл армия һәм флот көне» дип уздырыла башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев