Логотип Идель
Афиша

АК ТӘҮБӘ, КАРА ТӘҮБӘ. БЕЗНЕҢ КӨННӘР

Кәрим Тинчурин премьерага әзерләнә. Тиздән алар тамашачыга “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк.


Спектакль нигезендә күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның иң популяр әсәрләреннән берсе – "Ак тәүбә, кара тәүбә" пьесасы ята. Режиссер Резеда Гарипова куелышында исә әсәр заманча яңгыраш ала. Музыкаль комедиянең “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” дип аталуы да шуның белән аңлатыла. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.


АК ТӘҮБӘ, КАРА ТӘҮБӘ


Резеда Гарипова спектакльнең режиссеры булудан тыш, музыка авторы да. Җыр текстларын Илфак Хафизов иҗат иткән. Спектакльнең рәссамы – Альбина Хөсәенова, хормейстеры – Алия Хәмзина. Музыкаль бизәлеш – Евгения Глухова.


Музыкаль комедиядә Тинчурин театрның сәләтле яшьләре – Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Диләрә Фәттахова, Гүзәл Галиуллина, Камилә Галиева, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова катнаша.


АК ТӘҮБӘ, КАРА ТӘҮБӘ


Спектакльнең сюжетына килгәндә, ул бик гади. Төп геройлар – дүрт дус егет акча эшләргә китәләр. Вакыт чикле, өстәвенә объектны да соңга калмый тапшырырга кирәк. Әмма яшьлек дәрте ташып, йөрәгеңә гыйшыйк уты капса, нишләргә?.. Ләкин, төп геройлар кайсы гына юлны сайламасын, ниләр генә эшләмәсен, шунысы сөенечле: егетләр дуслыкларына тугры кала.


Хәбәр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев