27 июньдә Казанда Горький исемендәге паркта республика күләм Олимпия көне уздырыла

Иртәгә, 27 июньдә, Казанда Горький исемендәге паркта республикакүләм Олимпия көне уздырыла. Быел аны Мәскәүдәге Олимпия уеннарының 35 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 70 елыгына багышлап үткәрәләр.
Парктагы бәйрәмдә ТР Олимпия советының вәкилләре, танылган спортчылар, тренерлар һәм спорт ветераннары, шулай ук "Алтын каләм-Золотое перо" балалар һәм яшьләр матбугатының XX республика фестивале катнашучылары катнашачак, дип җиткерде безгә Казан мэриясе рәсми порталы.
Россиякүләм Олимпия көне барон Пьер де Кубертен тарафыннан 1894 елның 23-нче июнендә Халыкара олимпия комитетына нигез салынуы уңаеннан билгеләнеп үтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57