Логотип Идель
Афиша

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Көзебезнең язы» спектакле.

Кайда: «Әкият» балалар үзәге, Петербург урамы, 57 йортта (1этаж) була.

Кайчан: 5 майда, 18.30

Габдулла Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бүген, 5 майда, сәг. 18.30да «Көзебезнең язы»  (Раушан Шәриф) спектакленә чакыра.

Спектакль «Әкият» балалар үзәге, Петербург урамы, 57 йортта (1этаж) була.

Спектакльдә Россиянең(2007) һәм Татарстанның халык артисты(1994), Татарстан Республикасы Хөкүмәте ГРАНТының “Таяныч һәм авторитет” номинациясендә җиңүче (2009 ел). ТР Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Г. Кариев театрына нигез салучыларның берсе Нуриәхмәт САФИН һәм Татарстанның атказанган артисты(2008), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләнә (2012 ел).Татарстан Республикасы Хөкүмәте ГРАНТының «Таяныч һәм авторитет» номинациясендә җиңүче (2013). ТР Театр әһелләре берлеге әгъзасы Халидә СӨНГАТУЛЛИНА уйный.

…Олы яшьтәге карт белән карчык чүплектә очрашып, буш шешә аркасында әрләшеп китәләр. Ләкин, яшәгән еллар үзенекен итә, сүз иярә сүз чыга, алар уртак тел табалар, чөнки икесе дә күпне күргән… Язмышлары да охшаш: сугыш афәте икесен дә сөйгәннәреннән аерган, икесе дә бүгенге көндә ялгыз калганнар. Менә күңеле тулып ир кеше җырлап җибәрә һәм хатын күңеленә шулкадәр дә якын булган җырны ишетә. Бәгырьләрне телгәләгән бу көй ике ялгызны кабат очраштыра, алар бер-берсен таныйлар. Аларның бер-берсенә дип әзерләгән, инде менә ничә еллар саклап йөрткән бүләкләре дә бар икән. Алар шушы бүләкләрен бирешеп, матур итеп биеп-җырлап, гомер көзләренә керәләр. Дөресрәге, көзләренең язына…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев