Логотип Идель
Ачыш

ЗИГМУНД ФРЕЙД НИ ДИЯР? /ТЕСТ/

Зигмунд Фрейдтан кызыклы тест үтеп карарга тәкъдим итәбез. Тестның төп кагыйдәсе – башка беренче нәрсә килсә, шуны язу. Кайбер сорауларга җаваплар туры да килергә мөмкин. Димәк, кәгазь һәм ручка ал да, киттек! 

1. Син диңгезгә карыйсың – нәрсә хис итәсең?

2. Урман буйлап барсың һәм аяк астыңа карыйсың – нәрсә кичерәсең?

3. Синең өстеңнән акчарлаклар оча – нәрсә хис итәсең?

4. Атлар чабып килгәнен күрәсең – нәрсә кичерәсең?

5. Син чүл буйлап барасың, каршыңда кечкенә генә бер тишекле дивар, тишектән карагач, оазис күрәсең – нәрсә эшлисең?

6. Урманда адаштың, каршыңда бер йорт очрады, тәрәзәләрендә ут яна – нәрсә эшләячәксең?

7. Синең әйләнә-тирәңдә томан – нәрсә эшләячәксең?




Нәтиҗәләр:



1. Синең тормышка карата мөнәсәбәтең.

2. Гаиләңдә кичергән хисләрең.

3. Хатын-кызларга карата фикерең.

4. Ир-атларга карата фикерең.

5. Төп тормыш девизың, шул рәвешле син тормышыңдагы проблемаларны хәл итәсең.

6. Гаилә коруга әзерлегең.

7. Үлемгә карата мөнәсәбәтең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев