Логотип Идель
Ачыш

ЗАМАНА ҺӨНӘРЕ: СӘГАТЬНЕ МИНУТКА СЫЙДЫРУЧЫ

Йә, дустым, замана һөнәрләре белән танышуыбызны дәвам итәбезме? Бүген кайсы һөнәр белән танышачагыбызны белү өчен, 3 факт китерәм:

- әлеге һөнәр якынча 50 ел элек кенә барлыкка килгән;


- бу һөнәр иясе әзерләгән продуктны кул белән тотып карап булмый;


- ул кинорежиссер һөнәренә бик якын.


Шуны да белмәскә! Сүз, әлбәттә, клипмейкер турында бара!

Нәрсә? Кайда Ничек?


Клипмейкер (инглизчәдән «clip» – клип, «maker» – ясаучы) – клиплар төшерү белән шөгыльләнүче кеше. Аның төп максаты – оригиналь, башкаларны кабатламаган продукт әзерләү. Клипмейкер әлеге эшне эшләүче команданың (сценарист, оператор, стилист, гример, костюмер, реквизитор һ.б) башында тора.

Тарихына килсәк, бу һөнәр XX гасыр урталарында барлыкка килә. Россиядә исә узган гасыр ахырларында гына ныклап үсеш ала. Ә менә татар дөньясында җырларга клип төшерү XXI гасыр башында популярлашты. Алай дисәң, мәшһүр җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Вәфирә Гыйззәтуллиналарның табигать кочагында җырлап йөргән видоязмалары нәрсә? Клип түгелмени? Клип ук булмасалар да, аңа таба бер адым булгандыр.

Беренче карашка, әлеге һөнәр җиңел булып тоелырга мөмкин. Нәрсәсе бар инде аның? Фантазияңне эшкә җигеп, сюжет яздың да, камерага төшердең! Чынлыкта, барысы да катлаулырак икән шул. Беренчедән, клипмейкер барлык эшне дә берүзе башкарып чыга алмый, шуңа күрә яхшы команда туплый. Клипның сыйфатлы килеп чыгу-чыкмавы турыдан-туры бу кешеләрнең бердәм булып, эшләрен җиренә җиткереп башкаруларына бәйле.

Илле тиен дә, егерме тиен, була җитмеш тиен...


Клипмейкерның хезмәт хакы гел үзгәреп тора. Абруена, тәҗрибәсенә һәм эшләнгән эшенә карап, әлеге һөнәр иясе 15 мең дә, миллионнар да алырга мөмкин.

Клип ничек төшерелә?


Клипмейкер Илшат Рәхимбай бары тик «Ялкын» журналы укучылары өчен генә клип төшерү процессының ничек баруы турында сөйләде:

1. Җырчы, клипмейкер янына килеп, җырын тыңлата.

2. Әгәр клипмейкерның башында бу җырга бәйле нинди дә булса идея, фикер, уй туса, ул клип төшерүгә үзенең ризалыгын белдерә.

3. Аннан соң берничә сценарий төзелә.

4. Алар арасыннан берсе сайлап алына һәм клипны төшерү өчен әзерлек башлана.

5. Клипта катнашучыларның киемнәре, макияжлары нинди булуы, клипның кайда, ничек төшерәләчәге һ.б шундый вак детальләр билгеләнә.

6. Клип төшерелә.

7. Төшерелгән кисәкләрдән бертөбен клип җыйнала.

8. Клип тамашачыга тәкъдим ителә.

Кайда укырга?


Әлеге һөнәргә бер җирдә дә укытмыйлар. Шуңа да, танылган клипмейкерларның күбесе – кинорежиссерлар, чөнки әлеге ике һөнәр бер-берсенә нык бәйләнгән. Без сиңа кинорежсессер белгечлеге буенча укырга мөмкин булган уку йортларын тәкъдим итәрбез:

– Казан дәүләт мәдәният институты (Казанский государственный институт культуры);

– Театр сәнгате дәүләт институты (ГИТИС);

– Мәскәү дәүләт мәдәният институты (Московский государственный институт культуры);

– Мәскәү кино мәктәбе (Московская школа кино);

– С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинемотография институты (ВГИК им. С.А.Герасимова);

– Мәскәү яңа кино мәктәбе (Московская школа нового кино) һ.б.

Шулай да яхшы клипмейкер булу өчен югары белем алу гына җитми, күү-ү-ү-үүп итеп төшерергә һәм башкаларның иҗат җимешләрен карап, анализларга да кирәк.

Клипмейкерга хас сыйфатлар:

– оештыру сәләте,

– креатив фикер йөртә белү,

– арлашучанлык,

– кыюлык,

– җаваплылык,

– сабырлык.

Әлеге һөнәрнең плүс һәм минусларын бизмәнгә салып үлчәп карыйк:

«-»:

– эш вакыты билгеле бер кысаларга салынмаган;

– хезмәт хакы даими түгел;

– стресслы эш;

– клиентның күзаллавы белән клипмейкерның күзаллавы туры килмәү ихтималы зур.

«+»:

– кызыклы эш;

– югары хезмәт хакы.

«Клипларымны карап, кешеләр канатлансын, дип эшлим»


Клипмейкер һөнәре турында күзаллавыбызны тагын да арттырыр һәм үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап табар өчен чын клипмейкер белән очрашып сөйләшергә булдык.



Илшат Рәхимбай (кинорежиссер, 15 тән артык клип авторы, клип төшерүдә тәҗрибәсе 9 ел):

– Синең өчен клипмейкер кем ул?

– Минем өчен әлеге һөнәр – кинорежессерлыкка илтә торган баскыч. Үземнең клипларны кечкенә генә кино дип атар идем. Клипмейкерның карамагында 2-3 минут вакыт бар һәм бернинди кысалар юк: син теләгән кадәр иҗат итә, үз күргәнеңне башкаларга җиткерә аласың. Кешенең моңарчы ишеткән, күргән, тыңлаган, укыганнары барысы бергә берләшә дә, клип туа.

– Кино озак бара, ә клипка бик аз вакыт бирелә. 2-3 минут эчендә кинода сәгатьләр буена дәвам итәрдәй идеяне бирү авырмы?

– Клип төшерү четрекле, ләкин бик кызыклы эш. Монда тавыш яздырырга кирәкми, вакыт һәм мөхит бердәмлеген саклау да мөһим түгел. Кино төшерүдән аермалы буларак, клип төшерүдә билгеле бер закончалыклар юк, кагыйдәләрне клипмейкер үзе уйлап таба.

– Клип төшерүне әсәр язу белән чагыштырып булыр иде. Мәсьәлән, син дә язучы, шагыйрьләр кебек символларга мөрәҗәгать итәсең. Әдәбияттан үзеңә азык аласыңмы?

– Укырга тырышам, әлбәттә. Язучылар метафора, чагыштыру һәм башкасын күп куллана, ә кино, клипта болар белән артык мавыгу ярамый. Еш кына «әсәрен бик ошаткан идем, киносы өметләремне акламады» кебек сүзләр ишетергә туры килә бит.

– Клипларыңны бар кешенең дә аңлавы синең өчен мөһимме, әллә билгеле бер контингент аңласа, шул җитәме?

– Мин татар дөньясына гына, йә рус дөньясына гына, йә булмаса авыл кешесенә генә төшерәм, дип төшермим, үз иҗат җимешемне киң тамашачыга җиткерергә омтылам. Клипларымны күп кеше карасын, караудан бигрәк аңласын һәм канатлана алсын дип эшлим. Шулай да, син төшергән тема, иң беренче чиратта, үзеңә кызыклы булырга тиеш. Аның кешегә барып җитү-җитмәве инде икенче мәсьәлә.

– Әлеге өлкә белән кызыксынган кешегә эшне нәрсәдән башларга киңәш итәр идең?

– Ул кеше, иң беренче, үзенең кызыксынуының төпле икәнлеген аңласын. «Бу миңа нигә кирәк?», «Нигә мин клип төшерергә телим?», «Бу эш миңа чыннан да кызыклымы, әллә мин мода артыннан гына бараммы?» кебек сорауларга җавапны төгәл белгәннән соң гына бу юлны сайларга була. Клипмейкер булырга теләүченең әйтер сүзе, нинди дә булса идеяләре булу мөһим. Сүз дә юк, бер көнлек иҗат та булырга мөмкин, ләкин бу миңа якын түгел, үзем мәңгелек иҗатка омтылам. Әгәр син нәрсә дә булса төшерәсең икән, бу йөз елдан да, мең елдан соң да актуаль булырга тиеш. Моңа ирешү өчен эчке дөньяңы баету мөһим: театрга йөрергә, музыка тыңларга, китап укырга.

– Бер клип төшерүнең бәясе күпмегә чыга?

– Ким дигәндә, 150 мең. Чын мәгънәсендә сыйфатлы клип төшерүгә алынсаң, бу эш шактый чыгымнар таләп итә. Ә без төшергән иң кыйбатлы клип 250 меңгә төште.

– Нинди җырларга клип төшерүдән баш тартасың?

– Бүгенге көндә минем 15тән артык клибым җыйнала. Алар күбрәк булыр иде, тик мин экспериментка әзер җырчылар һәм миндә нинди дә булса хис уяткан җырлар белән генә эшлим. Әгәр моңарчы чыкканнарына охшаган тагын бер көй язып, шуңа клип төшерик, дип килсәләр, әлбәттә, баш тартачакмын. Нигә әле мин көч сарыф итеп аңа клип төшерим? Клип күңел ачуга гына юнәлдерелә алмый, кеше аны карагач, үзенә нинди дә булса яңалык алырга, нәрсә дә булса ачарга тиеш.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев