Логотип Идель
Ачыш

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЫШАН! /ТЕСТ/

Син үз-үзеңә ышанасыңмы, әллә күбрәк башкалардан ярдәм көтәсеңме? Авыр хәлләр булганда, нишлисен: үзеңнең төгәл планың буенча эш итәсең, әллә ситуацияне үз җаена куясыңмы? Синең эш-гамәлләреңнән тормышыңның агышы тора бит. Кирәк икән – үзгәрергә дә омтылырга кирәк.

Түбәндәге тест ярдәмендә үз-үзеңә ышану дәрәҗәңне билгеләп кара.


“Әйе” җавабы – 1 балл, “юк” - 2 балл.


1. Гадәттә, мин эшләремдә уңышка ирешәчәгемне беләм.

2. Мин гадәти тормышта гел күтәренке кәефле.

3. Минем белән дусларым киңәшләшә, серләрен сөйли.

4. Мин үз-үземә ышанам.

5. Мин үземне зирәк һәм тапкыр дип саныйм.

6. Мин үземне янәшәдәге кешеләремә кирәк дип саныйм.

7. Мин эшемне җиренә җиткереп башкарам.

8. Киләчәктә барлык хыялларымны чынга ашыруымда шигем юк.

9. Кешеләр миңа еш булыша.

10. Мин планнарым турында якыннарым белән дә фикер алышам.

11. Мин спорт чараларында катнашырга яратам.

12. Эштә дә, укуда да үзем тырышам, булышучы юк.

13. Уңышсызлыклар мине куркытмый.

14. Планнарымны алдан ук корып куям.

15. Эш-гамәлләрем өчен үкенмим.

16. Киләчәктә уңышка ирешәчәгемә шигем юк.

17. Төрле олимпиада, бәйгеләрдә бик теләп катнашам.

18. Башкаларга караганда мин әйбәтрәк укыйм.

19. Уңышларым уңышсызлыкларыма караганда күбрәк.

20. Уку миңа җиңел бирелә.




Нәтиҗәләр:


17-20 балл – син үз-үзеңә 100% ышанасың. Карарларны үзең кабул итәргә сәләтле, бар эшләрне дә кеше ярдәменнән башка ерып чыгасың. Әмма артык узынма, үзеңне башкалардан өстен куйма, тыйнак, әмма үткен бул.

11-16 балл – син барлык эш-гамәлләреңне дә башта дусларың, якыннарың белән белән киңәшләшәсең. Артык катлаулы эшләргә алынмыйсың, җаваплылыктан куркасың. Онытма: син куркып торганда, берәү эшли һәм максатына ирешә. Кайвакыт тәвәккәл булу файдага гына.

1-10 балл – син үзеңне артык тәнкыйтьлисең, борчуларың, шикләрең сиңа тулы көчеңә яшәргә ирек бирми. Берәр кирәкле әйберне сораганда да кыенсынырга, оялырга мөмкинсең. Кыюрак бул! Артык борчылма! Үзеңе яратырга, ышанырга өйрән!




Ишеттеңме, дустым! Кыюрак бул! Артык борчылма! Үзеңе яратырга, ышанырга өйрән! ❤?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев