Логотип Идель
Ачыш

ЯШЬЛӘРГӘ НИЛӘР КАДЕРЛЕ?

Синең өчен тормышта ниләр мөһим? Әти-әниең? Дусларың? Имтиханнар?

Ә менә яшь россиялеләр өчен тормышта иң әһәмиятле кыйммәтләр – сәламәтлек (99 пункт), гаилә мөнәсәбәтләре (98 пункт) һәм иминият (96 пункт). Моның турында Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) хәбәр итә.

Моннан тыш югары күрсәткечләргә тору урынындагы инфраструктура (96 пункт), тору тирәлеге (93), материаль хәл (90), дуслар һәм туганнар белән аралашу (89) һәм үз алдыңа куйган максатларга ирешү мөмкинлеге (83) ия булган.

Шунысы кызык, сорау алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, россиялеләр өчен карьера ясау (15 пункт), иҗтимагый һәм сәяси тормышта катнашу (8), кешенең җәмгыятьтәге урыны (39), иҗат белән шөгыльләнү һәм буш вакыттагы хоббилар булу (46 шар пункт) артык әһәмиятле түгел. Социологлар билгеләвенчә, гражданнар илдәге икътисади һәм сәяси ситуациягә күбрәк игътибар итә башлаганнар: 2014 елда әлеге сан 76 пунктны тәшкил иткән булса, быел 83 пункт җыелган. Климат мәсьәләсенә игътибар киресенчә кими бара: 61 (2014 ел) пункттан 36 (2017 ел) пунктка төшкән.



Үзәк Фонды җитәкчесе, психологик фәннәр кандидаты Константин Абрамов фикеренчә, яшьләрнең иҗтимагый статус һәм карьера ясауга әллә ни исләре китмәве аларның әлеге өлкәләрдә үзләре өчен яхшы үсү мөмкинлекләрен күрмәүдә. Шуңа да яшь россиялеләр башка даирәләрдә уңышка ирешергә омтыла: мөстәкыйль эшеңне булдыру, үзең өстендә эшләү һ.б. Нәкъ менә шшуңа күрә сәламәтлек, спорт, экология, иҗтимагый инфраструктура турында кайгырту күрсәткечләре югарыга омтыла.

Социологлар 18 яшьтән алып 1200 респонденттан сорау алган. Хаталар мөмкинлеге – 3,5%.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев