Логотип Идель
Ачыш

ЯЛЫМ ИСТӘ КАЛЫРЛЫК БУЛДЫ

ҖӘЙ. КАНИКУЛ. ӘЙ, РӘ-ХӘӘӘТ ТӘ СОҢ! ӘЛЕГЕ ТАТЛЫ МИЗГЕЛЛӘРНЕ КЕМ НИЧЕК ҮТКӘРӘ БИТ! УЛ КҮҢЕЛЛЕ ДӘ, ФАЙДАЛЫ ДА, ИСТӘЛЕКЛЕ ДӘ БУЛЫРГА ТИЕШ, МИНЕМЧӘ. МИНЕМ БЫЕЛГЫ ЯЛЫМ ОЗАК ИСТӘ КАЛЫРЛЫК БУЛДЫ.


ӨЧЕНЧЕ ЕЛ РӘТТӘН АПАС РАЙОНЫННАН БЕР ТӨРКЕМ БАЛА РАЙОНЫБЫЗ БАШЛЫГЫ ЗАҺИДУЛЛИН РӘШИТ НӘҖИБ УЛЫ ТЫРЫШЛЫГЫ БЕЛӘН ДИҢГЕЗГӘ ЯЛ ИТӘРГӘ БАРА. ТӨРЛЕ ФӘННИ-ГАМӘЛИ БӘЙГЕЛӘРДӘ, СПОРТ ЯРЫШЛАРЫНДА АЛДЫНГЫ УРЫННАР АЛГАН, ӘТИ-ӘНИ НАЗЫННАН МӘХРҮМ КАЛГАН 30 БАЛА АРАСЫНДА БЫЕЛ КЫРЫМГА - КАРА ДИҢГЕЗ ЯРЫНА БАРУ БӘХЕТЕ МИҢА ДА ЭЛӘКТЕ!


Кырым ярымутравы. Бер карасаң, искитәрлек бернәрсә дә юк кебек. Ә барып күреп кайтсаң, фикерең тиз үзгәрәчәк.


Кырым – бик-бик матур җир ул. Безнең өчен оештырылган эксурсияләр танылган тарихи урыннарын күрү бәхетенә дә ирештерде. Иң истә калганы - Чуфут-Кале. Без элекке шәһәрне күрдек, тарихын белдек. Миңа андагы чикләвек агачы ошады. Агачның нәрсәсе бар инде диярсез. Ә юк! Ул агач - хыялларны тормышка ашыра торган агач. Моның өчен аны кочаклап хыялыңны әйтергә кирәк. Аның тарихы да бар. ...Элек заманда әлеге шәһәрдә бер апа яшәгән. Ул бөтен кешеләргә үзенең ярдәм кулын сузган. Шулай бервакыт шәһәрне яу басып алган. Солдатларга су кирәк булган. Коега кечкенә кыз бала яки ябык хатын-кыз гына керә алган. Һәм шул апа коега кереп китә. Су алып чыгып солдатларны коткара, ләкин үзе шартлауга эләгә. Бу апа җирләнгән урынга чикләвек төшә һәм үсеп китә. Шуңа күрә ул апа әле дә исән кебек. Әлеге чикләвек агачы да изге санала...


Әлбәттә, истәлекле мизгелләрнең иге-чиге юк. Беренче тапкыр самолётта очкандагы эмоцияләрне аңлатып биреп булмый.


Әйдәгез, минем дусларымның да күңелләрен чиртеп карыйк әле! Алар ни әйтер икән?


АделинаАДЕЛИНА. 


- Мин күптән түгел Кырымга "Алькадар" лагерена ял итәргә барып кайттым. Минем белән бергә 30 райондаш дустым һәм ике укытучы (Лилия һәм Мәдинә апалар) барды. Без анда 18 көн рәхәтләнеп ял иттек, диңгездә су коендык, экскурсияләргә йөрдек. Без 1нче отряд идек. Бездән башка тагын 10 отряд бар иде. Отрядыбызны "Молодежка" дип атадык. Бу 18 көндә яңа дуслар таптык һәм бик нык дуслаштык. Лагерьның һәр көне күңелле һәм файдалы үтте. Төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгылыкны бирмәскә тырыштык. Минем әлеге ялны оештыручы, районыбыз җитәкчесе Заһидуллин Рәшит абыйга рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Зур рәхмәт сезгә!!!



АдилэАДИЛӘ. 


- Бу җәй минем өчен бик кызыклы булды - мин диңгезгә бардым.


Беренчедән, минем өчен иң мөһиме һәм кызыклысы диңгездә коену һәм яна дуслар табу булды.


Икенчедән, мин үз гомеремдә беренче тапкыр самолетта очтым!


Күкне, болытларны шундый якыннан күрдем!


ГӨЛИЯ.


Голия- Смена дәвамында без дусларым белән күп чараларда катнаштык. Миңа иң ошаганы "Лазертаг" уены булды. Әлеге уенда ике команда катнаша. Һәр якка “лазер нурлары” бирелә. Яклар үз территориясенә беркемне кертмәскә тиеш.


Кырымда мин бик күп дуслар таптым. Ә иң кызыклысы - танышкан арада мин үземнең сеңлемне танып алдым. Безнең күңелдә бу очрашу мәңгелеккә калачак!


АйголАЙГӨЛ.


- Әй, рәхәт тә инде җәйнең матур мәлләрен җәннәт бакчасыдай Кырымда уздыру!


Кара диңгез дулкыннары шаулавы, Кырым кояшының назлы нурлары тәнгә сихәт бирә, жанга дәрт өсти!


Шундый күтәренке кәеф, Кырым табигатенең гүзәллеге күңелем хаятендә озак сакланыр әле...



ЭЛЬВИНА. 


Эльвина- "Зәңгәр күкнең җиденче каты", - дисәләр, минем бөтен дөньямны гаҗәеп хис-кичерешләр биләп ала. Ул могҗизаны сүзләр белән генә тасвирлап бетереп булмый. Дөнья шау-шуын онытып, иксез-чиксез күкне ярып бару гына ни тора?! Түбәндә - йортлар, машиналар, кешелэр кечерәйгәннән кечерәя, жир уч табанына сыеп бетәр төсле тоела. Һава океаны кочагында бөтен күңелне бер хис биләп ала. Ул – әйтеп бетергесез ирек хисе.


Менә шулай, дусларым. Бары тик хыялда гына калыр сыман кайбер әйберләр чынга да аша икән! Мин сезнең дә каникулларыгыз безнекедәй онытылмаслык булгандыр дип ышанып калам!


илнур


Илнур ШӘМСЕТДИНОВ


Апас районы, Каратун мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев