Логотип Идель
Ачыш

ЯЛЛАРНЫ ЯЛ ИТЕП УЗДЫРУ СЕРЛӘРЕ

“Беләсеңме, бу яллар шундый шәп узды, тик алардан соң миңа тагын бер-ике көн ял кирәк”. Таныш халәт, әйеме? Шулай булмасын өчен нишләргә кирәк икәнлеген сиңа да сөйликме? Ялларны шәп итеп һәм иң мөһиме ЯЛ ИТЕП уздыру серләрен ачыйк алайса!

Әлеге киңәшләр студентлар өчен бигрәк тә файдалы булыр.

1. Атналык менюны уйлап куй. Әгәр атна дәвамында бүген нәрсә ашыйм икән дип йөрсәң, тәлинкәңдә зарарлы ярымфабрикатлар, йә булмаса башка бик үк файдалы булмаган ризык пәйда булачагы көн кебек ачык.

2. Бер атнага җитәрлек азык-төлек алып куй. Ял көннәре - бер атналык менюны уйлап һәм аны әзерләр өчен азык-төлекне алып кую өчен менә дигән вакыт. Болай эшләгәндә ике куянның койрыгыннан берьюлы тотарга мөмкин булачак. Беренчедән, уйлаган әйберне әзерләр өчен кирәк әйберләр бар, икенчедән, уку, эштән соң кибеткә керергә (ә анда керсәң, ачка карынга әллә нәрсәләр аласы килә башлый) кирәкми.

3. Атна башына ризык әзерләәп куй. Ни кызганыч, болай эшләгәндә дә чәршәмбе-пәнҗемшәмбе көнгә плитә каршына басарга туры киләчәк. Ә атна башында кирәкми булып чыга бит! Шулай да ашарга әзерләү бар көчне һәм вакытны алмасын өчен өй ярымфабрикатлары әзерләп куярга мөмкин: котлет әвәләп катырсаң, аны кыздырасы гына кала, ә кишерне чистартып, уып куярга була.

4. Ә хәзер атна дәвамында киясе киемнәрне барлыйбыз. Һава торшының нинди булачагын белү бүгенге көндә аавыр түгел. Шулай булгач, киясе кименәрне үтүкләп, чистартып куя аласың. Ышан, иртән озаграк йоклый ала башлагач, моны алдан эшләп куйганыңа шатланачаксың.

5. Урамда йөреп кер. Саф һавада йөрү атна дәвамында күп утырырга мәҗбүр кшешеләр өчен менә дигән нәрсә инде. Физик активлык шатлык гармоны – эндорфин бүленеп чыгуга китерә, стрессны киметә. Ә кояш нурлары тәэсирендә организм D витаминына байый.

6. Вакытыңны якын кешеләрең белән уздырырга тырыш. Гаиләң, дусларың белән табигатькә чыгарга мөмкин, мәсәлән.

Хәзер боларны карап чыгып: “Ә кайчан ял итәргә?” - дип шаккатып утырасыңмы? Бу гади эшләрне буш вакытыңда җырлый-җырлый эшләп куйсаң син ялларда гына түгел, башка көннәрдә дә ял көннәре кебек тоелачак! ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев