Логотип Идель
Ачыш

ЯЛГАН ФАЙДАГА БУЛАМЕНИ?!

Хезмәттәшем сөйләгән көндәлек тормыштагы шушы кечкенә генә бер очракта да әлеге сорауга җавап тоемлана сыман...

“Бер көнне 3нче сыйныфта укучы кызым шаккатырды әле мине.

Тәнәфес вакытында бик шукланып киткәннәр. Ручкаларын атышып уйнаганнар. “Бездән ике парта алда утыручы Гүзәлнең ручкасы партадашым Наиләнең сумкасы эченә үк килеп төште, - дип сөйләп китте кызым. - Наилә алып бирергә дип сумкасын актара башлаган иде, шулчак дәрескә кыңгырау шалтырады. Гүзәл: “Кирәк түгел.Үзеңә булсын, минем тагын бер ручкам бар”, - диде дә партасына килеп утырды. Мин Наиләгә: “Үзе риза булып бирде ич, сиңа калсын”, - дидем. Ә укытучы сыйныфка килеп кергәч, Гүзәл соравы барлыгын белдереп, кулын күтәрде. Укытучы “тыңлыйм сине” дигәч: “Апа, Наилә минем ручкамны алды да, бирми. Ул аның сумкасында”, - диде. Без аптырап калдык. Апа яныбызга килде дә: “Ник бирмисең?” – дип сорады. Наилә хәлне сөйләп күрсәтте. Укытучы ышангандырмы аңа, юктырмы, ручканы Гүзәлнең кулына тоттырды да дәресне башлап җибәрде. Башка бер сүз дә әйтмәде”.

Кызымны тыңлагач мин, әни кеше, үзем дә сүзсез калдым әле.

Нәрсә әйтергә тиеш идем икән аңа? “Син андый булма. Кешеләрне алдама. Ялганларга ярамый”, - дипме?

Бик коры сүзләр. Бала күңеленә “ялган – яман эш” икәнен нинди тәэсирле сүзләр әйтеп сеңдерим соң?”

Тимерне кызуында сук дигәндәй, бала күңеленә тәэсир итү өчен иң җайлы вакыт – нәкъ менә аның үзе белән булган хәлне бөтен хисләрен эшкә җигеп сөйләгән вакыты. Мондый мизгелләрне кулдан ычкындырырга ярамый.

Ата-ана булу вазыйфасының шундый катлаулы яклары да бар шул. Баласына дини тәрбия бирүче әти-әнигә җиңелрәк. Чөнки ул шунда ук ялганның зур гөнаһ, хәрам эш булуын аңлата башлаячак. Әмма баласына нинди сүз сөйләсә дә, нинди эш эшләсә дә ялганламаска, киресенчә, тугры булырга кирәклекне өйрәтәчәк. Иманлы бала үзе дә кешеләрне алдап булса да, Аллаһны беркайчан да һәм берничек тә алдап булмаганны белеп үсә, тугры булырга тырыша. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә: “Аллаһка ышан һәм һәр эшеңдә тугры бул”, - дигән.

Бер уйласаң, тугры, ышанычлы кеше булу өчен зур гыйлемнәр туплап, олы ачышлар ясап торасы юк, аның кагыйдәсе бик гади: сүз бирсәң – сүзеңдә тор, вәгъдә итсәң – үтә. Бу эшне теләгән һәркем булдыра ала бит. Әле бу мактаулы эшне, дәрәҗәне, дип тә әйтергә кирәк. Ул чынлап та зур дәрәҗә, чөнки тугрылык хакында “ул – пәйгамбәрләр сыйфаты” диләр.

Балага динебездә ялганларга рөхсәт ителгән очраклар булуын да әйтегез. Шуларның берсе, ачуланышкан ике кешенең арасын төзәтү, дуслаштырып җибәрү өчен. Моны үпкәләшкән ике дустын килештерер өчен балагыз үзе дә куллана ала. Матур ялган дип атагыз сез аны. Ниндидер сәбәп белән иптәшләре үзара сөйләшми башлаган икән, сиздермичә генә бер-берсенә “ул синең хакта шундый, шундый яхшы сүзләр, фикерләр әйтте” дип алдашу рөхсәт ителә.
Белешмә:

Ислам динендә дүрт очракта ялган сүз сөйләргә рөхсәт ителә:
- Үпкәләшкән ир белән хатынны яки ике мөселманны килештерү өчен;
- Сугышта дошманны алдар өчен;
- Кемнең дә булса җанына, малына, диненә һәм намусына хаксызлык белән зарар килгәндә, аны коткару өчен;
- Авыру кешеләргә яшәү көче бирү өчен.

Нурия ӘЛМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев