Логотип Идель
Ачыш

ЯХШЫ 23 ГАДӘТ

Әгәр бер үк эшне 21 көн буе эшләсәң, ул гадәткә әверелә ди. Әйдә 21 көн эчендә үзебездә 23 яхшы гадәт булдырабыз? 

1. Чит тел өйрәнә башла. Көн саен ярты сәгатеңне булса да тел өйрәнүгә багышла.

2. Ике көнгә бер бүлмәңне җыештырырга гадәтлән, кирәкмәгән, артык әйберләрне кешегә бир, йә булмаса ташла.

3. Компьютер уеннарыннан баш тарт. Алар барысы да кешенең үсешен тоткарлый.

4. Фастфуд ише сәламәтлеккә зыянлы ризыклардан баш тарт, дөрес туклана башлана.

5. Иртән торгач, 5 минутыңны гына булса да күнегүләр ясауга багышла.

6. Көн саен бер үк вакытта торып, бер үк вакытта ятарга күнек.

7. 8 сәгатьтән дә азрак йоклама.

8. Ризыкны көн дә бер үк вакытларда аша.

9. Акчаны белеп тот. Аны сәяхәтләр өчен җый. Чит илләр, шәһәрләр, авыллар (!) күрү кешене шәхес буларак үстерә.

10. Бары яхшы нәрсәләр турында гына уйла. Ешрак елмай.

11. Уңышларыңны язып барырга күнек. Һәр кич саен көн дәвамында ирешкән уңышларыңны (бик вакларын да) утырып яз.

12. Кирәкле, файдалы китаплар укый башла.

13. Интернетта көненә 1 сәгатьән дә артык утырма.

14. Ашарга 10-15 минут кала бер стакан чиста су эч. Көн дәвамында 2 литр су эчәргә тырыш. Үзеңне яхшырак хис итә башларсың.

15. Тәнеңне кайгырт: майны кимет, мускулларны арттыр.

16. Максатларыңын чагылдырган картинкалар табып, өй буенча элеп чык. Алар сине уңышка тизрәк илтер.

17. Эшлисе эшләреңнең барысын да кәгазьгә төшер. Болай иткәндә аларны чишү юлларын тизрәк табарсың.

18. Сүгенү сүзләреннән һәм паразит сүзләрдән котылырга тырыш. Сөйләмеңә игътибарлы бул.

19. Көн дә бер яхшы гамәл кылырга тырыш. “Яхшылык эшлә дә, суга сал” , - ди халык мәкале. Ул сиңа меңе белән әйләнеп кайтыр.

20. Көн дә яшелчә, җиләк-җимеш ашарга тырыш. Бәрәңге боламыгы, макароннарны яшелчә белән алыштыр.

21. Аркаңны туры тот.

22. Начар гадәтләреңнән котыла башла! Моны эшләргә беркайчан да соң түгел.

23. Кешеләргә матур сүзләр һәм комплиментлар әйт. Бу күренешне гадәткә кертсәң, бигрәк тә яхшы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев